30.12.2013

30 декабрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2011-2012 елларда һәм 2013 елның 9 аенда Чистай муниципаль районында һәм ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре турында аудиторлар Илнур Мөбәрәков һәм Сергей Колодников хәбәр итте. Бозулар һәм җитешсезлекләрнең гомуми бәясе: Чистай районында – 81,2 млн. сум, Фәннәр академиясенең ведомствога караган учреждениеләрендә 5,5 млн. сум тәшкил итте.

Күрелгән чаралар турында хисап белән Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов һәм ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров чыгыш ясады.

И.Әхмәтҗанов хәбәр иткәнчә, Чистай районындагы тикшерү нәтиҗәләре буенча аның тарафыннан 6 карар чыгарылган, тиешле оештыру нәтиҗәләре ясалган, тикшерү нәтиҗәләре аша ачыкланган бозуларның 97%ы буенча чаралар күрелгән. Фәннәр академиясендә бозуларның 90%ы юкка чыгарылган.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Коллегия ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен Чистай муниципаль районы башлыгына һәм Фәннәр академиясенә тәкъдим җибәрергә карар кылды. Тикшерү материаллары – Татарстан Республикасы Прокуратурасына, Чистай районында муниципаль сатып-алуларны тормышка ашырган чакта ачыкланган бозу фактлары буенча мәгълүмат Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә юллана.

 

ФОТО

Документлар