28.12.2013

28 декабрьдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы “Әкият безгә кунакка килә” дип аталган хәйрия бәйрәме аша Алексеевск районында яшәүче күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, шулай ук мөмкинлекләре чикле булган сабыйларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итте.

Хисап палатасы хезмәткәрләре өчен Алексеевское бистәсендәге “Кайгырту” (“Забота”) социаль приютында һәм тәрбиягә алган гаиләләрдә яшәүче балаларны яңа ел белән котлау – инде ун ел буена гадәткә кергән матур бер традиция. Хисап палатасының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең ирекле кертемнәре, шулай ук бәйрәмне әзерләү барышында табылган иганәчеләр ярдәме хисабына төрле-төрле бүләкләр һәм тәм-том сатып алына. Ә активистлар, ялларын онытып, балалар янына бәйрәмгә ашыга.

Бу юлы яшь хезмәткәрләр белән тулыланган “агитбригада” балаларга яңа ел символы булган Ат катнашында интермедия күрсәтте. Убырлы карчык һәм башка усал әкияти геройлар бәйрәмне боза алмады, чөнки Кыш бабай һәм Кар кызы аларны балалар ярдәме белән яхшы күңеллегә әверелдерде.

Хисап палатасыннан килгән Кыш бабай шулай ук Алексеевск районында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән 44 баланың һәрберсен дә бәйрәм белән котлады. Кыш бабайның ярдәмчеләре – Алексеевск районы администрациясенең Социаль яктан тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре – балаларга Кыш бабай хатларын һәм балалар өчен күңелле фильмнарны үз эченә алган DVD-дисклар тапшырды.

 

ФОТО

 

Документлар