25.12.2013

25 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТР Хисап палатасы тарафыннан оештырылган “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товар, эш һәм хезмәтләрне сатып-алу тармагында контракт системасы турында” Федераль законын тормышка ашыру буенча укыту семинары узды.

25 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТР Хисап палатасы тарафыннан оештырылган “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товар, эш һәм хезмәтләрне сатып-алу тармагында контракт системасы турында” Федераль законын тормышка ашыру буенча укыту семинары узды.

Хисап палатасы хезмәткәрләре белән беррәттән биредә республиканың муниципаль тикшерү-хисап органнары        җитәкчеләре, Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе һәм республиканың Финанс министрлыгы вәкилләре катнашты.

Әлеге укыту семинарын оештыру тәкъдимен ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов ясады. Шулай ук аның тарафыннан контракт системасы турындагы законны тормышка ашыру мәсьәләләре, барлык нечкәлекләре һәм яңалыкларын аңлату өчен дәүләт һәм муниципаль сатып-алулар өлкәсендә бюджет чараларын сарыф итүнең нәтиҗәлелеген тикшерү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрнең берсен, Мәскәү дәүләт һәм муниципаль идарәсе академиясенең финанслар, бухисәп һәм аудит кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Олег Толстобоков чакырылды.

Олег Толстобоков үз чыгышында ФКС турындагы яңа законның 94-ФЗ номерлы федераль законнан кайсы ягы белән аерылуын сөйләде. Сатып-алу ысулларында, шул исәптән электрон аукцион үткәрү тәртибендәге үзгәрешләргә игътибар биреп, О.Толстобоков тыңлаучыларга федераль контракт системасында туры килеп бетмәүне һәм 44-ФЗ федераль законын үстерүгә төрле норматив-хокукый актлар кабул итү кирәклеген билгеләп үтте. “Дөрес булмаган сатып-алулар булмый тормаячак, 2015 елга кадәр булса да. Ләкин Хөкүмәт барысын да төзәтерләр дип вәгъдә бирә”, - диде чыгыш ясаучы.

Семинарның икенче өлеше контракт системасы кысаларында мониторинг, аудит һәм тикшерү мәсьәләләренә, риза булмаган очракта шикаять бирү тәртибе, вакыты һәм үзенчәлекләренә, шулай ук тикшерүче органнар вәкаләтләренә багышланган иде.

Семинарга нәтиҗәләр ясап, ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов кабул ителгән 44-ФЗ номерлы контракт системасы турындагы Федераль закон барлык дәрәҗәдәге тикшерү-хисап органнары өчен яңа вәкаләт билгеләде: сатып-алулар, контрактлар тарафыннан каралган максатларга ирешү нәтиҗәләрен анализлау һәм бәяләүне үткәрү. РФ Хисап палатасы җитәкчесе исә әлеге юнәлешне 2014 елга куелган иң төп бурычларның берсе дип саный. Аның сүзләренчә, тикшерүчеләр үз белемнәре белән сатып-алуларда турыдан-туры катнашучылардан алда барырга тиеш. Алексей Демидов әлеге өлкәдәге белемнәрне тулыландыру мөмкинлеге тудырган өчен Олег Толстобоковка семинарда катнашучыларның барысы исеменнән рәхмәт белдерде.

 

ФОТО

Документлар