20.12.2013

19 декабрьдә Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Мәскәүдә тикшерү органнарының ел саен уздырыла торган Россия Федерациясендә дәүләт тикшерүен камилләштерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Президент Аппараты җитәкчесе Сергей Иванов уздырды.

 

(фото http://state.kremlin.ru/ сайтыннан)

 

Президент Аппараты җитәкчесе Хөкүмәтнең тикшерүче органнар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясен әзерләүне тәмамлый дип хәбәр итте. Әлеге концепциядә тикшерү һәм күзәтчелекне оештыруның яңа алымнары чагылыш тапкан. Аерым алганда, эшчәнлекнең бердәм хокукый нигезен булдыру, куркыныч ихтималы һәм потенциаль куркынычларны бәяләү системасын кертү, шулай ук тикшерү-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген анализларга мөмкинлек бирүче күрсәткечләр системасын булдыру күздә тотыла.

РФ Президентының Тикшерү идарәсе башлыгы Константин Чуйченко илнең тикшерү юнәлешен кыскартуга әзер булуын аңларга мөмкинлек бирде. Тикшерүчеләрне тикшерә торган “баш” орган барлыкка килергә мөмкин. Ә тикшерүләрнең төп принциплары булып планлылык, нәтиҗәлелек һәм хисап тоту булачак. Аларны, интернетта тикшерүләрнең бердәм федераль порталы эшли башлауга ук, һәр кеше карый алачак.

Һәр тикшерү турында мәгълүмат порталда аерым номер белән урнаштырылачак һәм тикшерүнең инициаторы, нинди максат буенча үткәрелгәнлеге, күпме вакытта уздырылганлыгы һәм дәүләтнең әлеге тикшерүгә күпме акча сарыф итәчәге турында мәгълүматны үз эченә алачак, дип аңлатты Сергей Иванов.

Моннан тыш, ул тикшерү органнары тарафыннан кабул ителгән карарларны, шул исәптән штрафларны түләтү очрагында да, тормышка ашыруны яхшырту кирәклегенә игътибар итте. Президент Аппараты җитәкчесе 2012 елда федераль дәрәҗәдәге тикшерү-күзәтчелек органнары тарафыннан 1,2 миллион административ штраф салынганлыгын искә төшерде. Әлеге штрафларның күләме 19 миллиард сум тәшкил итсә дә, җыеп алынганы – өчтән бер өлеш кенә (12,5 миллиард).

РФ Хисап палатасы Рәисе Татьяна Голикова үз чыгышында бюджет чараларын куллану нәтиҗәлелеге принцибы Бюджет кодесында Россия Федерациясе бюджет системасы принципларының берсе буларак беркетелгән дип белдерде. Ләкин бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген һәм нәтиҗәсезлеген һәм нәтиҗәлелек критерийлары кебек төшенчәләр норматив яктан беркетелмәгән булып кала бирә. Бюджетны программа буенча формалаштыруга, шулай ук дәүләт сатып-алуларының яңа системасына күчүне истә тоткан хәлдә нәтиҗәлелек аудитының мөһимлеге бермә-бер арта.

РФ Хисап палатасы Рәисе шулай ук федераль органнар хакимиятенең эчке тикшерү системасы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, әлеге система кирәгенчә үсеш алмаган. “Әгәр әлеге эш тиешенчә җайга салынган булса, шундый күләмдә тикшерү чаралары уздыру кирәк булмас иде”, – диде ул. Татьяна Голикова әлеге юнәлештәге эшне системага салу өчен бюджет чыгымнары нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары һәм методикаларын һәм аларны һәр тармак өчен куллану тәртибен эшләргә кирәк дип белдерде. “Без Россия Финанс министрлыгында эшләүче хезмәттәшләребез белән ил Президенты йөкләмәсе буенча әлеге мәсьәлә буенча гамәли эш башладык. Шул нәтиҗәлелек критерийларын эшләп чыгару буенча экспертларны җәлеп итеп, эш төркеме булдырылды. Регионнардагы хезмәттәшләребезне дә әлеге эшкә кушылырга чакырам”, – диде РФ Хисап палатасы башлыгы.

Тикшерү ведомствосы җитәкчесе 2014 елда гамәлгә керә торган дәүләт контракт системасы һәм капиталь төзелеш объектларына бюджет инвестицияләре турындагы федераль законны тормышка ашыру регион һәм муниципалитетлардагы тикшерү-хисап органнарының күз уңында булырга тиешлегенә басым ясады.

 

Документлар