16.12.2013

Татарстан Хисап палатасы командасы Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләренең 2013 елгы Спартакиадасы программасын тәмамлаган баскетбол буенча турнирда 3 урын алды.

Дмитрий Максимов, Александр Якупов, Игорь Вилков, Павел Фомин, Рамил Вафин, Наил Мөхәммәтшин һәм Александр Костин кергән ТР Хисап палатасы командасы төркемләп ярышу этабында Министрлар Кабинеты Аппаратына юл куеп, икенче урын алды.

Олимпия системасы буенча очрашуларда бер-бер артлы Финанс министрлыгы (15:13) һәм Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе (19:15) командаларын җиңеп, баскетболчыларыбыз ярымфиналда өстәмә вакытта булачак җиңүче – Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләренә җиңелде. Исәп – 12:15.

3нче урын өчен көрәштә Хисап палатасы 10:6 исәбе белән Министрлар Кабинеты Аппараты командасыннан өстен чыкты.

Спартакиадада барлыгы спортның 8 төре буенча ярышлар уздырылды. Бу – чаңгы ярышы, шахмат, волейбол, җиңел атлетика, мини-футбол, өстәл теннисы, бадминтон, баскетбол. Биредә 32 министрлык һәм ведомство командасы катнашты, шуларның 20се барлык ярышларда да чыгыш ясады.

Йомгаклау төрләрендә уңышлы чыгыш ясап (бадминтонда – 1 урын, баскетболда – 3 урын), Спартакиаданың гомумкоманда исәбе буенча Хисап палатасы 9 урынны яулады. Һәм 2012 елдагы нәтиҗәләр белән чагыштырганда 12 баскыч өскә күтәрелде.

“Спартакиада-2013”нең җиңүчесе булып Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы калды, аннан соң Икътисад министрлыгы, Министрлар Кабинеты Аппараты бара.

 

ФОТО

 

Документлар