13.12.2013

13 декабрьдә Казанда 2013 ел өчен республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре һәм финанс, казна һәм салым органнарының 2014 елга бурычлары буенча фикер алышу узды.

 

Фикер алышу Россия финанс министры Антон Силуанов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе кысаларында узды.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, аудиторлар Азат Вәлиев һәм Сергей Колодников, экспертиза һәм методология идарәсе башлыгы Лариса Мансурова катнашты. Биредә Татарстанның Идел буе федераль округы регионнары арасында бюджетка милек салымнары буенча чаралар килү юнәлешендә лидер булуы билгеләп үтелде. Аерым алганда, транспорт салымы буенча чаралар килү 19%ка, оешма милкенә салым – 30%ка, физик затлар милкенә салым – 19,4%ка, махсус салым режимнары буенча салымнар 6,2%ка арткан.

Агымдагы елда үсеш темпларының кимүенә карамастан, Татарстан Республикасы керемнәр килүнең стабильлеген тәэмин итә, дип хәбәр итте ТР финанс министры Радик Гайзәтуллин. 2010 елдан башлап, республика территориясеннән салым һәм салым булмаган керемнәрнең бер өлешен федераль бюджетка бүлеп бирү күләме арта, һәм шул чор эчендә арту 172% тәшкил итә.

Татарстан салымчыларының һәм ТР икътисадый һәм салым базасын ныгытуга көчен юнәлткән республика җитәкчелегенең сыйфатлы эшен Россиянең Федераль салым хезмәте җитәкчесенең урынбасары Андрей Петрушин билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, федераль бюджетка салым чаралары килүне тәэмин итү буенча Татарстан РФ субъектлары арасында – 6 нчы, ә Идел буе ФО регоннары арасында 1нче урында тора.

“Хөкүмәт Татарстан Республикасы җитәкчелеге гамәлләрен югары бәяли, –диде Антон Силуанов. – Без әлеге регионга бүленеп бирелә торган чараларның акыл белән сарыф ителгәнлеген күрәбез”. Ул уңай мисал буларак Казанда 2013 елгы җәйге Универсиданы үткәрүгә әзерлекне, татарстанлылар, вуз студентлары, спортчылар тарафыннан кулланыла торган яңа объектлар төзүне китерде.

РФ финанс министры шулай ук ил буенча индустриаль мәйданнар, махсус икътисади зоналар төзү өчен зур күләмдә ресурслар сарыф ителгәнлеген, ләкин аерым зур уңыш булмавын билгеләп үтте. Бары тик Татарстан Республикасында урнашкан “Алабуга” махсус икътисадый зонасы эшли. Ул Татарстан территориясендә урнашкан техник төрдәге тагын бер махсус икътисадый зонаның уңышлы нәтиҗәләргә ирешүенә ышаныч белдерде.

 

Документлар