13.12.2013

13 декабрьдә Казанда “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗы өчен сатып-алулар тармагында контракт системасы” Идел буе федераль округы конференциясе үз эшен башлады.

Конференция эшендә ТР Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков һәм ТР Хисап палатасының тикшерү-ревизия идарәсе башлыгы Дамир Шәмгунов катнашты.
РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин билгеләп үткәнчә, Федераль контракт системасында каралган күпсанлы яңалыклар белән бәйле рәвештә, гамәлдә әлеге законнарны кулланырга тиешле дәүләт һәм муниципаль структураларда эшләүче белгечләр белән аның үзенчәлекләре буенча фикер алышу кирәклеге килеп басты. Ул төп яңалыклар һәм Федераль контракт системасы турында законның максатлары турында чыгыш ясады.
РФ Президентының Идел буе ФО вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова конференция үткәрү турында карарның яңа шартларда эшләргә әзерләүнең кырыс шартларында кабул ителүе турында сөйләде. Ул 1 гыйнвардан гамәлгә керә торган яңа закон киләчәктә куллану тәҗрибәсен истә тоткан хәлдә тәгаенләнәчәк дип белдерде.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ФКС белән эшләү буенча Татарстанның күбрәк тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. Чөнки республика законның аерым нигезләмәләрен апробацияләү өчен сайланган Россиянең 7 регионы арасына кергән иде. Татарстанда дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып-алулар күләме шактый – ул ел саен 100 млрд. сум тәшкил итә. Республикада ФКС гамәлгә кертүгә ярдәм итәргә тиешле дәүләт сатып-алуларының нәтиҗәле аерым элементлары бар. “Ләкин тәҗрибәбез яңа төр сораулар да уята”, – диде И.Халиков.
Конференция кысаларында пленар утырышлар да узды. Биредә ФКС кертү буенча актуаль мәсьәләләр каралды.

Документлар