29.11.2013

29 ноябрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору буенча идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Акчурин катнашында матбугат конференциясе узды.

Коррупцияне кисәтү буенча үткәрелә торган эш турындагы мәгълүматны тулырак ачу, җәмгыятьтә коррупциягә бәйле хокук бозуларга карата тискәре мөнәсәбәт булдыру максатында оештырылган брифинг Татарстан Республикасында коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча ике ведомствода 2013 елда  уздырылган эшкә нәтиҗә ясауга багышланды.

Аудитор әлеге өлкәдә Хисап палатасы башкарган эшчәнлек, тикшерү-хисап органы тикшерүләреннән соң күрелә торган чаралар, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып-алулар өлкәсендә тикшерү вәкаләтләре, коррупция җинаятьләре һәм хокук бозулары билгеләре булган фактлар буенча хокук саклау органнары һәм прокуратура белән үзара хезмәттәшлекне оештыру турында сөйләде, шулай ук журналистлар сорауларына җавап бирде.

2013 елның узган чоры өчен ТР Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гомуми бәясе 5 млн. сумлык бюджет чараларын – максаттан тыш куллану, 60 млн. сумнан артык бюджет чараларын – нәтиҗәсез куллану, 33 млн. сумлык дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып-алулар турында закон бозу очраклары ачыкланган. Муниципаль милек, җир ресурсларын кулланганда килеп чыккан бозулар өлеше дә сизелерлек. Гомуми бәясе 526 млн. сум тәшкил итә.

Азат Вәлиев сүзләренчә, хәзерге вакытта ачыкланган бозуларның 88 проценты юкка чыгарылган, чаралар бюджетка торгызылган.

Ул, аерым алганда, ТР Хисап палатасы тикшерүләре материаллары буенча Монополиягә каршы федераль земәтнед ТР буенча Идарәсе тарафыннан 10 вазыйфаи затның гомуми бәясе 240 мең сумлык штраф күләмендә административ җаваплылыкка тартылуы турында сөйләде.

Республика Хисап палатасы аудиторы билгеләп үткәнчә, 2013 ел тикшерүләре нәтиҗәләре буенча хәзерге вакытка 133 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 107 вазыйфаи затка кисәтү белдерелгән, 4 вазыйфаи зат урыныннан алынган.

 Без үткәргән тикшерү материаллары буенча агымдагы елда 9 җинаять эше ачылды. Күп өлеше – ТР муниципаль берәмлекләрендә ремонт эшләре башкарган вакытта җибәргән бозулар, – дип хәбәр итте А.Вәлиев.

“Караклык” маддәсе буенча җинаять эше шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгын тикшерү материаллары буенча ачылган – намуссыз грант һәм субсидия алучылар 3 млн. сум чараны ялган документлар буенча алган.

 

Азат Вәлиев август аенда гамәлгә кергән ФЗ-252 номерлы федераль законга кертелгән соңгы төзәтмәләр хокук бозулар составын киңәйтте, алар өчен административ хокук бозулар турында беркетмә төзеләчәк. “Бюджет чараларын максатчан куллануга өстәп 15 яңа хокук бозу барлыкка килгән. Хәзер грант алучыларны һәм бюджет чараларын төп кулланучыларны җаваплылыкка тарту өчен барлык нигезләр, шул исәптән бухгалтерлык исәбен үзгәртү фактлары буенча башка нигезләр бар”, – дип билгеләп үтте аудитор.

Чарада шулай ук ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов катнашты.

 

ФОТО

Документлар