28.11.2013

28 ноябрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2012 елга һәм 2013 елның 9 ае өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан гомуми белем бирү мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрүгә бүлеп бирелгән чараларны максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

2013 ел өчен Эш планы буенча ТР Хисап палатасы “Татарстан Республикасының Инвестиция-төзелеш баш идарәсе” (ГИСУ) дәүләт казна учреждениесендә аудит үткәрде.

2012-2013 елларда электрон формадагы ачык аукцион нәтиҗәләре буенча ГИСУ гомуми белем бирү мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрүгә гомуми бәясе 4,68 млрд. сумлык дәүләт контракты төзегән, шул исәптән:

2012 елда – 165 урта гомуми белем бирү мәктәбен ремонтлауга 2,19 млрд. сумлык дүрт дәүләт контракты;

2013 елда – 169 урта гомуми белем бирү мәктәбен ремонтлауга 2,49 млрд. сумлык алты дәүләт контракты. 

- Гомуми белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ягыннан һәрдаим контрольдә тора. Әлеге мәсьәләләр муниципаль берәмлекләр катнашында видеоконференция режимында уза торган атналык киңәшмәләрдә карала. Ике ел эчендә 5 млрд.ка якын акча бүлеп бирелгән – тагын кайсы регион мондый чаралар бүлеп бирә ала? Инде 2014 елга мәктәпләр буенча гына түгел, ФАПлар буенча да программа расланган. Шуңа күрә биредә һәрдаим һәм барлык юнәлешләр буенча контроль булачак, – диде фикер алышу барышында Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов.

Тикшерү республика Прокуратурасы белән берлектә үткәрелде. Прокуратура тарафыннан барлык район прокурорларына аерым тикшерүләрне үткәрү буенча тиешле йөкләмәләр бирелде. ТР Хисап палатасы тикшерү чаралары Казан, Арча, Биектау һәм Питрәч муниципаль районнарының 27 урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Тикшерүне җитәкләгән аудитор Азат Вәлиев башкару вакыты узган дәүләт контрактлары буенча бүлеп бирелгән бюджет чараларын тулы күләмдә үзләштермәүгә игътибар юнәлтте. 2012 ел дәүләт контрактлары буенча үзләштерелмәгән чараларның гомуми күләме (үтәлеш вакыты – 2012 елның 31 декабренә кадәр) тикшерү вакытына 55,4 млн. сум тәшкил итте.

Үткәрелгән капиталь ремонт бәясенең нигезлелеген аерым объектлар буенча сайлап тикшерү буенча башкарылган эшне кабул итү турындагы актларның фактта башкарылган күләмгә туры килмәве ачыкланды. Шул ук вакытта башкарылган, ләкин документ буенча кабул ителмәгән ремонт эшләре табылган, шул исәптән Казан объектлары буенча – 1,6 млн. сум, Арча муниципаль районы буенча – 40,6 мең сум. Тикшерү барышында Инвестиция-төзелеш баш идарәсе һәм подряд оешмалары тарафыннан әлеге туры килмәүләрне юкка чыгару буенча чаралар күрелде.

Капиталь ремонтның тулаем алганда канәгатьләнерлек сыйфаты шартларында аерым техник җитешсезлекләр ачыкланды. Мисалга, Казанның 10 номерлы гимназиясендә – җылыту, чуен радиаторларының торбаларын сыйфатсыз беркетү, түбәдән агу. Казанның 114 номерлы урта мәктәбендә җылылык төенләнешендә тизләнешле бер секцияле су җылыткычлары кую буенча гомуми бәясе 401,6 мең сумлык эш башкарылган. Ләкин тикшерү вакытында мәктәптә кайнар су юк иде, – диде аудитор.

Инвестиция-төзелеш баш идарәсе башлыгы урынбасары Марат Сәмигуллин 6 объект буенча кисәтүләр барлыгын таныды һәм декабрь уртасына кадәр аларны юкка чыгарырга вәгъдә бирде.

Ачыкланган бозуларны һәм җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен Хисап палатасы тарафыннан Инвестиция-төзелеш баш идарәсенә – күрсәтмә һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына мәгълүмати хат юлланды.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар