28.11.2013

28 ноябрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2011-2012 елларга һәм 2013 елның узган чорында Республика клиник онкология диспансерына бүлеп бирелгән чараларны максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Диспансер үзенең Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге филиаллары белән бергә республика халкына махсуслашкан югары онкологик ярдәм күрсәтү буенча эшли. Тикшерү чоры өчен барлык чыганаклар хисабына финанслау күләме 2,5 млрд. сум тәшкил итә. Һәм тикшерү җитәкчесе аудитор Илнур Мөбарәков билгеләп үткәнчә, билгеләнгән Дәүләт гарантияләре программасының планлы күрсәткечләре ел саен тулы күләмдә башкарыла.

Аның сүзләренчә, Хисап палатасы тарафыннан анализланган чорда үткәрелгән тикшерүләр, аерым алганда, магнит-резонанс томографиясе ысулы белән тикшерүләр саны 1,5 мәртәбә арткан. Бу исә беренче мәртәбә ачыкланган яман шеш диагнозын кую саны артуга ярдәм иткән. “Шул ук вакытта, III-IV стадиядәге яман шешне ачыклау өлеше югары булып кала бирә”, – дип өстәде аудитор.

Онкологик авыруларны дәвалау өчен 50 729 хирургик операция, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәмен куллану ысулы белән – 7 461 операция үткәрелгән. Әлеге ярдәмнең кирәк булуын түләүле медицина ярдәме күрсәтү күләме арту (2012 елда өчтән бергә арткан) күрсәтә.

Филиалларны истә тоткан хәлдә учреждение штатында 679 табиб һәм 1 117 берәмлек урта медицина персоналы санала. Табиблар штатын тутыру – 53%, урта медперсоналныкы 68% тәшкил итә. Медицина кадрлары җитешмәү турында берьюлы ике урында эшләү коэффициентының югары дәрәҗәдә булуы сөйли: табибларда – 1,9, медперсоналда – 1,5.

Медицина ярдәме сыйфаты дәрәҗәсенә тәэсир итүче факторларның берсе – кадрларның квалификация дәрәҗәсе. Диспансерда табибларның 63%ы һәм урта медицина персоналының 71%ы квалификация категориясенә ия. Учреждениедә һөнәри эшчәнлек юнәлеше буенча өстәмә әзерлеге яки белгечлек буенча сертификаты булмаган затлар вазыйфаларга билгеләнгән һәм күчерелгән.

2013 елның 1 октябренә карата диспансер балансында 1300 санда медицина җиһазы исәпләнә, шул исәптән 428е – 100% тузган хәлдә. Мәсәлән, нормативы 7 ел булган хәлдә АГАТ-Р терапевт аппараты – 31 ел, МВ 9200 гамма-камерасы – 24 ел, Диагност-компакт рентген-аппараты 18 ел дәвамында эксплуатацияләнә. “Чынбарлык шундый, җиһазны модернизацияләү өчен учреждениенең җитәрлек үз чарасы юк”, – дип йомгаклады аудитор.

Диспансерда булган медицина җиһазы тәэмин ителешнең расланган стандартларына тулы күләмдә туры килми, диде ул. Операция блокында җиһаз һәм комплектлаучылар белән тәэмин ителеш норманың 55%ын тәшкил итә. Мисал өчен, анестезиология һәм реанимация бүлегендә үпкәләрне инвазив булмаган ясалма вентиляцияләү аппараты юк.

– Җиһазларның үткәрү мөмкинлеген анализлау буенча барлык аппаратларның да диярлек тулы куәткә эшләве ачыкланды, шул ук вакытта аларны куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча аерым резервлар бар, – диде аудитор. – Мәсәлән, 376 млн. сумлык позитрон-эмиссия томографиясе комплексында аппарат эксплуатациягә кертелгәннән бирле тикшерелгән кеше саны көнгә 6дан артмаган. Мондый җиһаз Россия Федерациясенең бары тик алты субъектында гына бар. Тикшерү чарасы барышында әлеге томографта тикшерү узган кешеләр саны бер көнгә 18гә җитте

– Бүген 75 мең онкологик авыру исәптә тора һәм без җиһазны буш тотмаска омтылабыз, – диде Р.Хәсәнов. – Яңа комплекс өчен без яңа белгечләр җәлеп итәргә мәҗбүр булдык, ә алар – радиофизик, радиохимик республикада юк. Һәм пландагы куәткә эшләп китү өчен аерым вакыт таләп ителде. Бүген әлеге җиһазда көн саен 38 тикшерү үткәрелә.

 

Тикшерү чарасы барышында 11,5 млн. сумлык бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланды, биредә төп өлешне икътисадый эчтәлекләренә туры килми торган бухгалтерлык исәбендә җибәрелгән бозулар һәм бюджет классификациясе маддәләренә бәйле чыгымнар тәшкил итә.

Тикшерү материалларында шулай ук милекне куллануга бәйле кимчелекләр ачыкланган. Шулай, 2013 елның 31 маенда чыгарылган республика Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән Казандагы гинекология бүлеге (Япеев ур., 14 йорт) ябылган. Гомуми мәйданы 1 347,3 кв.м лы бина кулланылмый, булган мөлкәт чыгарылган. Учреждение тарафыннан министрлыкка әлеге объектны баланстан алу турында хатлар җибәрелгән, ләкин рөхсәт алынмаган. Диспансер коммуналь хезмәтләр һәм кулланылмый торган бинаны саклау өчен түләү буенча чыгымнарны күтәрергә мәҗбүр, бу исә бюджет чараларын өстәмә сарыф итүгә китерә.

Чараларны куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга һәм ачыкланган бозуларны юкка чыгаруга юнәлдерелгән чаралар күрү өчен Республика клиник онкология диспансерына Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелде.

“Кызганычка каршы, динамика шатландырмый һәм соңгы елларда онкологик авырулар саны арту күзәтелә. Бу җитди социаль мәсьәлә һәм аңа барлык дәрәҗәдә дә игътибар юнәлтелгән”, – диде соңында Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. Ул Татарстан Республикасы онкология хезмәте җитәкчесенә уртак максат өчен эштә үзтәнкыйтьне югалтмаска һәм республика онкологлары бергәлегендә конкурентлыкка ия мохит ясаудан курыкмаска дигән теләк белдерде.

Коллегия карары белән тикшерү материаллары республика Прокуратурасына юллана, тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фондына җибәрелде.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар