28.11.2013

28 ноябрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2011-2012 елларга һәм 2013 елның 9 ае өчен Бөгелмә муниципаль районында бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерү чарасын җитәкләгән аудитор Сергей Колодников район икътисады үсешенең һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күрсәтүче аерым социаль-икътисадый күрсәткечләрнең уңай динамикасын билгеләп үтте. Район бюджеты профицит белән үтәлгән, ә Татарстан Республикасы бюджетыннан килгән кире кайтарылмый торган чаралар 2011 елда – 54,9%, 2012 елда – 40,8%, 2013 елның  аенда 45,9% тәшкил иткән.

Тулаем алганда, тикшерүләр барышында барлыгы 116,4 млн. сумлык бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланган. Дөрес, аудитор аңлатканча, күп өлеш (89 млн. сум) – Бөгелмәнең һәм авылларның башкарма комитетлары тарафыннан җибәрелгән бюджет классификациясе кодлары буенча чыгымнарны дөрес туры китермәү һәм бухгалтерлык исәбендәге хаталар нәтиҗәсе. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район бюджетына 93,8 млн. сумлык чаралар кире кайтарылган һәм тиешле чаралар күрелгән.

 

Районның аерым бюджет чараларын алучылары тарафыннан 1,5 млн. сум күләмендә киләсе финанс елы чыгымнарын түләү башкарылган. Тикшерү барышында нигезсез аванс түләүне башкарган учреждениеләргә җирле бюджеттан финанслау кыскартылган.

 

Хисап палатасы материалларында Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан аерым объектлар төзүгә сарыф ителгән республика бюджеты чараларын нәтиҗәсез куллану очраклары чагылыш тапкан. Шулай, 2007-2011 елларда Карабаш бистәсендә каты көнкүреш калдыклары полигонын төзүгә 3,2 млн. сум акча сарыф ителгән. Бүгенге көндә төзелеп бетмәгән полигон бистә башкарма комитеты балансына күчерелгән, объектта эшләр башкарылмый. Бөгелмәнең каты көнкүреш калдыклары полигонында бәясе 2 млн. сумлык чүп-чарны сортларга бүлү линиясе эшләми, димәк, кулланылмый.

 

Ә менә “Бөгелмә” аэропорты территориясендә урнашкан кунакханәнең бәясе 1,5 млн. сумлык муниципаль бина, киресенчә, “Ак Барс Аэро” ААҖ тарафыннан актив рәвештә эксплуатацияләнә. Дөрес, бинаны чит оешмага куллануга тапшыруны нигезләүче хокукый документлар юк.

 

Бөгелмә читендәге бәясе 13 млн. сумлык торак булмаган биналар комплексы 2011 елның февралендә район башкарма комитеты тарафыннан килешү буенча “Племптица Бугульма” ҖЧҖга җаваплы саклауга бирелгән булган. Кош караучылар комплексны кабул итеп алган һәм ... биредә каз үстерү буенча инкубатор оештырган. Эше яхшы, ләкин тикшерелә торган чорда милектән кулланган өчен район бюджетына түләүче генә булмаган. Тикшерү барышында әлеге милекне аукционга кую турында район башкарма комитеты җитәкчесенең фәрманы чыгарылды.

 

Муниципаль заказны урнаштыру һәм башкаруны тикшереп, 2,2 млн. сумлык бозулар ачыкланды. Шулай, 2012 елның декабрендә бер квартал эчендә кирәкле бәйге процедурасын үткәрмичә генә “32 номерлы төзелеш идарәсе” ЯАҖ белән Карабаш бистәсендә юл-урам челтәрен ремонтлау буенча эшләр башкаруга биш килешү төзелгән.

 

Балаларга белем бирү учреждениеләрендә һәм Үзәк район хастаханәсендә азык-төлек белән тәэмин итү буенча контрактларны башкарганда җитешсезлекләр һәм бозулар ачыкланган. Шулай, 2013 елда товар китерүче “Кварта” ҖЧҖ тарафыннан Үзәк район хастаханәсенә яраклылык вакыты беткән азык-төлек китерелгән. Тикшерү барышында товар китерүче әлеге товарларны яңа продукциягә алмаштырды. Моннан тыш, фирма үзе берьяклы рәвештә контракт шартларын үзгәрткән һәм билгеләнгәнгә караганда түбәнрәк сортлы товарлар китергән. Аерым алганда, 2013 елның октябрендә җиләк-җимеш соклары урынына шул ук бәядән нектар, ә суытылган тавыклар урынына гомуми бәясе 828 мең сумлык туңдырылганнары китерелгән. “Кварта” ҖЧҖнең туңдырылган тавыклары, контракт шартларын бозган хәлдә, районның белем бирү учреждениеләренә дә китерелгән. Гомуми бәясе – 880 мең сум.

 

Райондагы җир фондын максат буенча куллануны тикшергән вакытта ревизорлар Наратлы авылы җирлеге территориясендә 21 га мәйданда известьташ табу буенча законсыз карьер ачыклаганнар. Известьташ табуның бик зур мәйданда табу исә Зур Федоровка авыл җирлегендә – гомуми мәйданы 115 га ике җир участогында җайга салынган. Шул ук вакытта “Агрохимсервис” ҖЧҖ белән карьер эшләү өчен әлеге кишәрлекләрне куллану буенча килешү төзелмәгән. Җирләрне куллануның законлылыгын раслаучы документлар фирма тарафыннан тулы күләмдә тәкъдим ителмәде.

 

Хисап палатасы шулай ук Бөгелмә районы башлыгының бер карарын шикле дип тапты. Аның буенча 2010 елның августында Спас авыл җирлеге территориясендәге гомуми мәйданы 131 га булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җиде җир кишәрлеге “карьер эшләү өчен” куллануга күчерелгән. Кишәрлек хуҗасы булып Мәскәүдән “Терра” ҖЧҖ тора. Шул ук вакытта, РФ Җир кодексы буенча, җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерү – Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары өстенлеге булып тора.

 

Хисап палатасы Рәисе район башлыгыннан район территориясендә эшләп килүче карьерлар белән булган хәлне аңлатуын сорады. Утырышта катнашучы РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин, ТР Прокуратурасының салым һәм финанс законнары үтәлешенә күзәтчелек итү бүлегенең өлкән прокуроры Сергей Урванцев һәм ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Гайнетдинов җинаять һәм коррупция чагылышлары булган җитди бозуларга ия әлеге мәсьәлә буенча зур кызыксыну күрсәтте.

 

– Бу безнең яктан җибәрелгән җитди игътибарсызлык, – диде Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов. – Кызганычка каршы, әйбәт җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчеләрен таба алмыйбыз: соңгы өч ел эчендә инде өч җитәкче алмашынды. Хәзер Хисап палатасы тикшерүеннән соң минем күрсәтмә буенча палата җитәкчесе урынбасары вазыйфасыннан азат ителде, ә аннары палата башлыгы үзе эшеннән китте. Әлеге мәсьәләдә ноктаны тикшерү органнары куяр дип уйлыйм.

 

Ачыкланган бозулар буенча чаралар күрү өчен Бөгелмә муниципаль районы башлыгы исеменә ТР Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелде. Санкцияле булмаган карьерлар табу фактлары буенча тикшерү материаллары – ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, муниципаль заказ урнаштыру һәм башкару тәртибен бозу буенча ачыкланган фактлар буенча – Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган җирләрнең категориясен нигезсез үзгәртү факты буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына юллана.

 

Тикшерү материаллары шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

 

Документлар