09.11.2013

9 ноябрьдә Хисап палатасы командасы Казан Теннис академиясе кортларында узган ТР Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында узган бадминтон буенча ярышларда 1 урынны яулады.

Турнирда министрлык һәм ведомстволардан, шулай ук ТР Президенты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты аппаратларыннан 24 команда катнашты. Һәр команда очрашуы 3 аерым уеннан (2се – ир-атларныкы, 1се –  хатын-кызларныкы) торды. Финалның 1/8 өлешеннән башлап, бер команда ике мәртәбә җиңгән очракта өченче уен үткәрелмәде.

Игорь Вилков, Дмитрий Максимов, Мария Липужина һәм тренер Павел Фоминнан торган Хисап палатасы комнадасы турнир барышында көндәшләренә бер партияне дә бирмәде, бер-бер артлы Федераль казначылык идарәсе, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Министрлар Кабинеты Аппараты һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы командаларын тар-мар итте. Финалда да зур уңыш белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бадминтончыларын җиңде. Өченче урын өчен көрәштә ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре Мәгариф һәм фән министрлыгы командасыннан өстен чыкты.

 

ФОТО

Документлар