29.10.2013

29 октябрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендә узган Хисап палатасы Коллегиясе утырышында “Әлки муниципаль районы” һәм “Кукмара муниципаль районы” муниципаль берәмлекләре бюджетларына 2011-2012 елларда һәм 2013 елның I яртыеллыгында бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Ике район да дотацион булып тора. Татарстан Республикасы бюджетыннан Әлки районы бюджетына кире кайтарылмый торган чаралар килү күләме 2011 елда 73,6%тан 2013 елның I яртыеллыгында 84,4%ка арткан. Кукмара районы бюджетында әлеге күрсәткеч 70%тан артыкны күрсәтә. Тикшерелә торган чорда район республика бюджетыннан 1,5 млрд. сумнан артык акча алган. Әлеге чараларны куллану тулы күләмдә тикшерелде.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре турында Хисап палатасы аудиторлары Сергей Колодников һәм Илнур Мөбарәков җиткерде. Алар гомуми күләме 67 млн. (Әлки районы) һәм 71,9 млн. сумлык (Кукмара районы) сумлык ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләр турында хәбәр итте.

Ике районда да бюджет алучылар тарафыннан киләчәк чор өчен түләү, аерым алганда исәпләнмәгән салым түләүләре фактлары ачыкланган. Кукмара районында бюджет чаралары хисабына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен физик затларга салынган штрафлар түләнгән.

Шунда ук күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәргән чакта “Ремстроймонтаж” ҖЧҖ, “Техстрой” ҖЧҖ, “Кристалл” ҖЧҖга чынлыкта башкарылмаган эшләр өчен акча түләнгән.

Шундый ук очрак Әлки районында да ачыкланды. Биредә подрядчы А.Р.Шаһимәрдәнова тарафыннан контракт буенча каралган Түбән Әлки авылында балалар бакчасын ремонтлау буенча эшләр башкарылмаган, ләкин түләнгән.

Моннан тыш, каты көнкүреш калдыклары полигоны бюджет чаралары хисабына тотылган, ә килешү буенча бу эшне арендатор – “Әлки коммуналь челтәре” ҖЧҖ үз чаралары хисабына башкарырга тиеш.

Кукмара районында муниципаль милектән куллану өлкәсе бигрәк тә авыр хәлдә: биредә ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләр 42,4 млн. сум тәшкил итә.

Аудитор И.Мөбарәков билгеләп үткәнчә, районда сатып-алулар вакытында җир кишәрлекләрен сату юлы белән бюджетны тулыландыру механизмы кулланылмый. 2,5 ел эчендә сатып-алуларда бары тик 1 җир кишәрлеге сатылган. Әлеге җирдә урнашкан бина хуҗаларына льготалы бәядән сату алып барыла. Шулай итеп, 2011 елда – 478, 2012 елда – 155, 2013 елда 61 кишәрлек сатылган.

Җирне арендага бирү шулай ук сатып-алуларсыз башкарыла (бу бер гариза бирелү яки объектларны урнаштыру урынын алдан ук килешү нәтиҗәсендә җир кишәрлеге бирү белән бәйле). Шулай, 2011 ел азагына җир кишәрлекләрен арендалау буенча – 951, 2012 ел азагына – 1204, 2013 елның I яртыеллыгына 1471 килешү гамәлдә булган. Арендага алынган җирләрнең гомуми мәйданы – 12 245 га.

Әлки районында Каргалы авылы территориясендә тикшерү барышында елга комын алу буенча рөхсәтсез карьер табылды. Моннан тыш, ревизорлар муниципаль контрактлар урнаштыру һәм башкару вакытында 2,2 млн. сумлык бозулар ачыклады. Килешүләр шартын бозып товар китерүче “Форсат” ҖЧҖ тарафыннан районның 2 балалар бакчасына табигый соклар урынына шул ук бәядән сок салынган эчемлекләр китерелгән. Ә “Березка” балалар бакчасына фирма яраклылык вакыты бетә башлаган ялган ак май һәм 459 литр үсемлек мае китергән. Җирле үзәк район хастаханәсендә ятучыларга исә яраклылык вакыты тәмаланган тавык йомыркасы ашатылган.

Әлки муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин үз чыгышларында бозуларның күп өлеше – 88% һәм 94% инде юкка чыгарылды дип белдерде. Кукмара районы башлыгы район башкарма комитетына квартал саен барлык бюджет чараларын алучылар катнашында инструктив киңәшмәләр уздырырга йөкләмә биргән. Үз чиратында, Р.Нотфуллин сүзләренчә, учреждение чаралары хисабына түләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен физик затлар штрафлары табылган һәм бюджетка кире кайтарылган.

“Кире кайтарып булмый торган 8,4 млн. сум күләмендә бозулар җибәргән кешеләргә карата административ чаралар күреләчәк”, – дип өстәде Әлки районы башлыгы. Шулай ук ул муниципаль заказларны ваемсыз башкаручы – товар китерүчеләр эшенең очына чыгарга вәгъдә бирде.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы күрсәтмәләре – Әлки һәм Кукмара муниципаль районнары башлыкларына, тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә юлланды.

Тиешле мәгълүмат шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрелде.

 

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

ФОТО

Документлар