29.10.2013

29 октябрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендә узган Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2011-2013 елларда Татарстан Республикасы бюджетыннан юл эшләре программалары чараларын тормышка ашыру өчен бүлеп бирелгән чараларны куллануның максатка ярашлы булуын һәм нәтиҗәлелеген тикшерү йомгаклары каралды.

Тикшерү объекты булып дәүләт капитал кертемнәре хисабына финансланучы юл-транспорт объектларын проектлау, төзү, реконструкцияләү, ремонтлау, капиталь ремонтлау һәм тоту өлкәсендә дәүләт функцияләрен тормышка ашыручы, дәүләт заказчысы, заказчы-төзүче функцияләрен башкаручы “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе торды.

2011-2012 елларда һәм 2013 елның узган чоры эчендә “Главтатдортранс” ДКУ юл эшләре программалары чараларын тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 36 232,6 млн. сум акча бүлеп бирелгән.

Анализлана торган вакыт эчендә 89,77 км юл төзелгән, 81,638 км юл төзекләндерелгән, 143,798 км га сузылган автомобиль юлларының өске катламын эшкәртү башкарылган, 44,27 км дәвамында ясалма яктылык җайланмалары, 54,9 км металл киртә куелган.

Аудитор Азат Вәлиев хәбәр иткәнчә, региональ билгеләнештә булган автомобиль юлларының 55%ы норматив йөкләмәне арттырып кулланыла, шуның 7%ы – күпер корылмалары. 738 торак пункты (гомуми саннан 24%) каты катламлы юл белән тоташтырылмаган.

Юл эшләре бәяләренең нигезлелеген сайлап алу ысулы белән тикшерү барышында башкарылган эшләрне кабул итү турында актлар төзү буенча гомуми бәясе 4,6 млн. сумлык аерым кисәтүләр булды. Сатулашу нәтиҗәләре буенча бәяне киметү коэффициенты кулланылмаган.

“Главтатдортранс” ДКУ директоры Эдуард Данилов әлеге кисәтүне башкарылган эшләр бәясен исәпләү методы һәм тәртибе белән бәйләде. “Шул ук вакытта, кабул ителгән эшләр бәясе дәүләт контрактының электрон формада үткәрелгән ачык аукцион нәтиҗәләре буенча ачыкланган йомгак бәясеннән артып китмәде. Бәяне исәпләү тәртибе буенча Хисап палатасы кисәтүләре искә алынды, хәзерге вакытта эшләрне кабул итү аларны истә тоткан хәлдә алып барыла”, – диде Э.Данилов.

2011 ел өчен 230,4 млн. сум күләмендәге чараны үз вакытында үзләштермәүгә карата Главтатдортранс җитәкчесе аларның әлеге көз азагына кадәр үзләштереләчәген хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сатулашулар уздыру нәтиҗәсендә янга калган 10,7 млн. сум чара Татарстан Республикасы бюджетына күчереләчәк.

Шулай ук тикшерү материалларында учреждение балансында гомуми бәясе 17 млн. сумлык кирәксенмәгән проект-эзләнү һәм төзү-монтажлау эшләре нәтиҗәләре булуы ачыкланды. Моннан тыш, тикшерү вакытында гомуми күләме 206,1 млн. сумлык гамәлгә кертелгән автомобиль юллары һәм автомобиль туктау урыннары баланс тотучыга бирелмәгән.

Коллегия утырышында катнашкан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ревизорларга үткәрелгән объектив эш өчен рәхмәт әйтте һәм тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне ел азагына кадәр юкка чыгарырга вәгъдә бирде.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Коллегия тарафыннан Хисап палатасы күрсәтмәсен – “Главтатдортранс” ДКУга , тикшерү материалларын – Татарстан Республикасы Прокуратурасына, тикшерү чарасы нәтиҗәләре турында хисапны ТР Дәүләт Советына җибәрергә карар кылынды.

 

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

ФОТО

Документлар