24.10.2013

24 октябрьдә ТР Дәүләт Советының 45-нче утырышында “2014 елга һәм 2015 һәм 2016 еллар планлы вакытына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты каралды һәм беренче укылышта кабул ителде.

Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Хөкүмәт сессиясе эшендә катнашты һәм 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 еллар планлы вакытына Татарстан Республикасы бюджеты проектына ТР Хисап палатасы бәяләмәсе буенча чыгыш ясады.

Алдагы өч елда республика бюджеты балансы саклана: керемнәр һәм дефицитны финанслау чыганакларыннан чаралар килүнең фаразланган күләме фаразланган чыгымнарны тулы күләмдә башкаруны тәэмин итә, диде Хисап палатасы җитәкчесе үз чыгышында. Ул шулай ук утырышта катнашучылар игътибарын бюджет проектындагы ике мөһим өлешкә юнәлтте. Беренчедән, бу – Россия Президентының майда игълан иткән указларын тормышка ашыру. Биредә хезмәт хакын арттуру белән бәйле чыгым йөкләмәләрен башкару буенча төп авырлык республика бюджетына төшәчәк. Шуңа күрә бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру алдагы чорга куела торган иң мөһим бурычларның берсе булып тора, дип билгеләп үтте Хисап палатасы Рәисе.

Бюджет проекты буенча икенче мөһим мәсьәлә – программа өлеше. Россия Федерациясе дәрәҗәсендә бюджетны финанслау дәүләт программалары кысаларында башкарыла. Әлеге программалар, нигездә, республикада тиешле программалар эшләү өчен этәргеч булып тора. Һәм, А.Демидов сүзләренчә, республиканың максатчан субсидияләр алу мөмкинлеге республика һәм федераль программаларга кертелгән чараларның үзара килешүенә бәйле.

 

Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовның Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 45-нче утырышында ясаган чыгышы

 

“2014 елга һәм 2015 һәм 2016 еллар планлы вакытына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектына Хисап палатасы бәяләмәсе бюджет законнары таләпләре нигезендә әзерләнде һәм билгеләнгән вакыт эчендә Дәүләт Советына тәкъдим ителде.

Бюджет керемнәре закон тарафыннан расланган керем исәпләүләре нигезендә төзелде. 2014 елдан гамәлгә керәчәк физик затлар кеременә салым һәм республика һәм җирле бюджетлар арасында нефть продуктларына акцизлар буенча керемнәрне бүлү өлешендәге үзгәрешләр истә тотылды.

Кире кайтарылмый торган чаралар килү күләме, нигездә, федераль бюджетта Татарстан Республикасы өчен каралган күрсәткечләргә туры килә. Шул ук вакытта унбер тармак юнәлеше буенча чыгымнарны үз эченә алган 635 миллионнан артык күләмдәге бердәм субвенция закон проектында чагылыш тапмаган. Хисап палатасы әлеге чараларны проектта чагылдырырга һәм бер үк вакытта аларның бүленешен расларга тәкъдим итә.

Республиканың Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелгән экспертиза кысаларында Хисап палатасына тулы аналитик материаллар бирелде. Бюджетның керем һәм чыгым өлешләрен төзү белән бәйле күп кенә мәсьәләләр каралды. Башкарылган эш нәтиҗәсендә закон проектын икенче мәртәбә укылышка төзәтмәләр кертү тәкъдим ителде.

Керем төрләре буенча чаралар килү һәм аларны анализлау турында мәгълүмат Хисап палатасы Бәяләмәсендә тәкъдим ителде.

Төп салым керемнәре буенча күрсәткечләр республиканың социаль-икътисадый үсешен фаразлау нигезендә төзелде.

Традиция буенча салым керемнәрендә табышка, физик затлар кеременә һәм милеккә салым төп өлешне алып тора – 2014 ел бюджетында бу күрсәткеч 85%тан артыграк.

Табышка салым буенча керемнәр арту фаразланмаса да, гомумән алганда 2014 елда салым керемнәре буенча 9,8%ка арту көтелә.

2014 елга бюджетның керем өлешендә күрсәткечләрне үтәү күбесенчә икътисад үсешенең фаразланган темпларына җитүгә һәм салымны җыеп алу дәрәҗәсенә бәйле булачак.

Гомумән алганда, керемнәрне төзегән чакта кабул ителгән ысул объектив сәбәпләргә – дөньядагы гомумикътисадый хәлгә һәм шәхси керемнәр буенча оптимистик фаразлау вакытында булган куркынычларга бәйле.

Республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме 2013 ел белән чагыштырганда кимү нигездә федераль бюджеттан килә торган трансфертлар күләменең 2 мәртәбә кимүенә бәйле. Шул ук вакытта, федераль бюджет проектында Россия Федерациясе субъектлары буенча бюджетара трансфертларның бар күләме бүленмәгән. Нигездә алар максатчан характерда һәм, кагыйдә буларак, финанслауда катнашу шартларында бирелә.

2014 елдан башлап аерым трансфертлар аерым вәкаләтләрне башкару өчен гомуми күләмдә – консолидацияләнеп бирелә. Алар буенча максатчан индикаторлар куярга планлаштырыла, бу, үз чиратында, бүленешне игътибар белән тормышка ашыруны таләп итәчәк.

2014-2016 елларга бюджетның чыгым өлеше буенча мәгълүмат шулай ук Хисап палатасы Бәяләмәсендә тәкъдим ителде.

Бюджетны төзегәндә һәм башкарганда өстенлекле бурыч булып республиканың халык алдындагы барлык гарантияләрен һәм йөкләмәләрен тормышка ашыруны финанс яктан тәэмин итү тора.

Тәкъдим ителгән закон проекты тулы күләмдә дәүләт ярдәме чаралары комплексын саклауны тәэмин итә. Ачык норматив йөкләмәләрне башкаруга чаралар 5% индексацияне истә тотып тулы күләмдә каралды.

Бюджет проектының аерым мәсьәләләренә кыскача тукталып үтәм.

Беренчесе – ул Россия Президентының “май” указларын тормышка ашыру. 2014 елга федераль бюджет проектында республикага бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга өстәмә чыгымнарны өлешчә компенсацияләү өчен гомуми күләме 2 миллиард 324 миллион сумлык дотацияләр каралган. Хезмәт хакын арттыру белән бәйле чыгым йөкләмәләрен башкару буенча төп авырлык республика бюджетына төшәчәк. 2014 елга әлеге максатларга 11 миллиард сум күләмендә чыгымнар каралган.

Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген алга таба арттыру киләсе ел өчен иң мөһим бурычларны берсе булырга тиеш.

Хисап палатасы үз вәкаләтләре кысаларында дәүләт чараларын куллану буенча һәрдаим тикшерүне тормышка ашыра.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре оптимизацияләү һәм бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру өлешендә сизелерлек резерв булуын дәлилли.

Мәсәлән, республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләрендә күптән түгел уздырылган тикшерү барышында дәүләт биремен үтәүне финанс белән тәэмин итүгә субсидияләр күләмен 10 миллион сумнан артыграк күләмгә арттыру фактлары ачыкланды. Аерым очракта бюджет чаралары учреждениеләрнең коммерциячел структураларга арендага бирелгән милкен тотуга бүлеп бирелгән. Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча дәүләт биремен үтәүне финанслау күләме кыскартылды.

Баш Ветеринария идарәсендә һәм аның подразделениеләрендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча дәүләт милкен нәтиҗәсез куллану фактлары билгеле булды.

Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Биектау, Кама Тамагы муниципаль районнарында үткәрелгән планлы тикшерүләр барышында бюджет чараларын кулланганда, муниципаль милек һәм җир ресурслары белән идарә иткәндә сизелерлек бозулар ачыкланды.

Барлыгы 9 ай эчендә Хисап палатасы тикшерүләре йомгаклары буенча 1 миллиард 496 миллион сумлык чаралар күрелде һәм ачыкланган бозулар юкка чыгарылды. Республиканың хокук саклау органнарын тарафыннан 8 җинаять эше ачылды.

Хисап палатасы һәм прокуратура органнары күрсәтмәләре буенча 133 вазыйфаи зат – дисциплинар җаваплылыкка, шул исәптән 4 кеше – биләгән вазыйфасыннан азат ителде, 28 юридик һәм физик зат административ җаваплылыкка тартылды.

Бюджет проекты буенча икенче мөһим мәсьәлә – программ өлеше. Билгеле булганча, Россия Федерациясе дәрәҗәсендә бюджет финанслау дәүләт программалары кысаларында башкарыла. Әлеге программалар, нигездә, Россия Федерациясе субъектларында тиешле программалар эшләү өчен этәргеч булып тора. Республиканың максатчан субсидияләр алу мөмкинлеге республика һәм федераль программаларга кертелгән чараларның үзара килешүенә бәйле.

Татарстан Республикасы эзлекле рәвештә дәүләт программалары кысаларында бюджет төзүгә күчә. 2014 елга тәкъдим ителгән закон проектында республика Хөкүмәте тарафыннан расланган алты дәүләт программасы буенча чараларны тормышка ашыруга 23 миллиард 189 миллион сум күләмендә чыгымнар каралган.

Программаларны эшләү сыйфаты, аларны вакытлы кабул итү һәм планлаштырылган бюджет ассигнованиеләрен истә тоткан хәлдә тәгаенләү мәсьәләсе актуаль булып кала.

Агымдагы елда Хисап палатасы тарафыннан 20 дәүләт программасы проектына экспертиза үткәрелде. Финанс-икътисадый нигезләмәләрнең, чараларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторларының эшләнеп бетмәгән булуы, аерым күрсәткечләрнең алда кабул ителгән республика үсеше стратегияләре белән туры килмәве билгеләп үтелде. Бу, аерым алганда, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәте белән тәэмин итү”, “2020 елга кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагын үстерү” һ.б.ш. дәүләт программалары проектларына кагыла.

Республика дәүләт программалары проектлары буенча үз тәкъдимнәрен Хисап палатасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тәкъдим итте. Аерым мәсьәләләр буенча безнең фикер кабул ителде һәм программаларны эшләп бетергән чакта истә тотылды.

Татарстан Республикасында 25 дәүләт программасын расларга планлаштырыла. Моңа бәйле рәвештә эшләү сыйфатына аерым игътибар биреп һәм тиешле федераль программаларга бәйләп проектлар буенча эшне тәмамлау кирәк.

Дәүләт программаларын төзү буенча эш алып бару кирәклеге һәм дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруда аларның әһәмияте шик тудырмый.

Республика үсешенең стратегик юнәлешләре белән бәйле максатлар системасын булдыру, аларга ирешү буенча чаралар үткәрү “программалы бюджет” форматын саклау өчен генә түгел, ә, беренче чиратта – дәүләт идарәсенең һәм бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.

2014-2016 елларда Татарстан Республикасы бюджеты дефициты бюджет законнары тарафыннан билгеләнгән чикләрдән артмаячак. Бюджет дефицитын финанслау чыганаклары гамәлдәге законнарга туры килә.

2013 ел белән чагыштырганда, 2014 елда дәүләт бурычының чик күләме 31,9 млн. сумга кими, бу республика тарафыннан бирелгән гарантияләр күләме кимүгә бәйле.

Хисап палатасы Бәяләмәсендә бюджет керемнәре төрләре, чыгымнарын классификацияләү бүлекләре, бюджетара мөнәсәбәтләрнең финанс төзелеше, дәүләт бурычы күләме һәм дефицит буенча детальле мәгълүмат бирелде.

 

Тәкъдим ителгән закон проекты бюджт проектын төзүгә куелган таләпләргә һәм эчтәлегенә туры килә.

2014 елга һәм планлы вакытка республика бюджеты балансы саклана: керемнәр һәм дефицитны финанслау чыганакларыннан чаралар килүнең фаразланган күләме фаразланган чыгымнарны тулы күләмдә башкаруны тәэмин итә.

Документлар