16.10.2013

7 октябрьдә Казанда “Төзелештә бәя ясау һәм смета эше” программасы буенча ТР муниципаль тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре һәм белгечләре һәм ТР Хисап палатасы белгечләре өчен атналык квалификация күтәрү курслары ачылды.

Курслар программасы Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советы Рәисе Алексей Демидов мөрәҗәгате буенча, муниципаль ТХО тәкъдимнәрен истә тотып, ТР җитәкчеләре һәм белгечләрен һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү тармакара региональ үзәге тарафыннан төзелде.

Программаның максаты – бәя ясау һәм сметаны нормага салу механизмы нигезләрен өйрәнү, төзелешнең смета бәясен билгеләүнең нәтиҗәле күнекмәләрен булдыру, смета хисабын автоматлаштыру программасын үзләштерү. Курслар барышында тыңлаучылар төзелештә тикшерү һәм күзәтчелек органнары тарафыннан экспертиза үткәрү практикасы, бигрәк тә куркыныч, уникаль һәм техник яктан авыр объектларны төзегәндә документация тутыру буенча Ростехнадзор таләпләре, автомобиль юллары төзегәндә, реконструкцияләгәндә һәм ремонтлаганда чаралар куллануны тикшерү үзенчәлекләре белән танышачак, “Гранд-смета” программа продукты белән эшләү буенча өйрәнү узачак һ.б.

ФОТО

Документлар