03.10.2013

Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык тармагында тикшерүне камилләштерүнең төп юнәлешләре билгеләнде.

3 октябрьдә Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны ачып, Совет Рәисе Алексей Демидов торак-коммуналь комплексының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә федераль дәрәҗәдә дә, шулай ук региональ дәрәҗәдә дә аерым игътибар бирелгәнлеген ассызыклады.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2013 елның 26 сентябрендә җибәргән Дәүләт Советына Юлламасында ТКХ тармагында бик күп кискен мәсьәләләр җыелган булуы билгеләп үтелде.

Ресурс белән тәэмин итүче оешмаларны, идарә итүче компанияләрне тикшерү барышында алар тарафыннан икътисади яктан нигезләнмәгән чыгымнар ясау, эш башкару һәм хезмәт күрсәтү өчен намуссыз оешмаларны җәлеп итү фактлары ачыкланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов сүзләренчә, еш кына халык акчасы идарә итүче оешмалар тарафыннан нәтиҗәсез, ә кайчак максатчан билгеләнештән тайпылып кулланыла.

Утырышта катнашучылар алга таба әлеге юнәлештә тикшерүне көчәйтү буенча уртак эш тактикасын билгеләде.

Советта фикер алышу өчен Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тикшерү системасын камилләштерү буенча методик күрсәтмәләр тәкъдим ителде. Документта ТКХ тармагында еш очрый торган бозулар һәм кимчелекләр системага салынган, җаваплылык үзәкләре беркетелгән һәм хәвеф-хәтәрләр белән идарә итү буенча чаралар тәкъдим ителгән. Әлеге документта тикшерүне мәгълүмати яктан тәэмин итү системасын камилләштерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелгән.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Казан дәүләт техник университеты профессоры Михаил Застела билгеләп үткәнчә, әлеге документ республикада гына түгел, башка регионнарда да сорауга ия.

Утырышта чыгыш ясаган төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советының Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев җитәкчелегендәге эш төркеменә үткәрелгән аналитик эш өчен рәхмәт белдерде һәм Методик күрсәтмәләрнең  ТКХ тармагындагы мәсьәләләрне чишүдә яхшы ярдәм булачагын билгеләп үтте.

Методик күрсәтмәләрне Министрлар Кабинетына җибәрергә, шулай ук республика министрлыкларына, ведомстволарына һәм муниципаль берәмлекләргә юлларга карар кылынды.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ришвәтчелеккә каршы тору буенча советның бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануның нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибен һәм критерийларын билгеләү; муниципаль тикшерү-хисап органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү; дәүләт финанс тикшерүе органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисапларны оптимизацияләү буенча методик күрсәтмәләр эшләү өлешендәге йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре каралды.

Агымдагы елның июлендә “Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 252-ФЗ номерлы федераль закон  кабул ителде. Бу җәһәттән яңалыкларны өйрәнү һәм федераль һәм республика законнарына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә барлыкка килгән мәсьәләләрне оператив рәвештә чишү өчен яңа алымннар эшләп чыгару максатында Совет тарафыннан ведомствоара эш төркеме төзү турында кара кабул ителде. 

Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова утырышта катнашучыларга әлеге мәсьәләләрне чишү өчен  Россия Федерациясе Финанс министрлыгы каршында дәүләт (муниципаль) финанс тикшерүен камилләштерү мәсьәләләре буенча эш төркеме төзелгәнлеге һәм аның алдагы утырышы киләсе елның  гыйнвар аенда Казанда узачагы турында хәбәр итте.

ФОТО

 

Документлар