01.10.2013

1 октябрьдә Татарстан Хисап палатасына Саха (Якутия) Республикасының “Мирнин районы” муниципаль берәмлегеннән Рәисе Алексей Сивцев җитәкчелегендәге Тикшерү-хисап палатасы делегациясе килде.

  1 октябрьдә Татарстан Хисап палатасына Саха (Якутия) Республикасының “Мирнин районы” муниципаль берәмлегеннән Рәисе Алексей Сивцев  җитәкчелегендәге Тикшерү-хисап палатасы делегациясе килде.

Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Демидов, аудиторлар, структура бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Очрашу барышында муниципаль дәрәҗәдә тышкы финанс тикшерүен оештыру мәсьәләләре турында фикер алышу узды.

Алексей Сивцев хезмәттәшләрен Мирнин муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасы эшчәнлеге белән таныштырды.

Тикшерү эшен планлаштыру, оештыру һәм методологиясе мәсьәләләрен карау буенча районда Муниципаль финанс тикшерүе органнары коллегиясе төзелгән, аны Тикшерү-хисап палатасы Рәисе җитәкли. Коллегиягә район Советы депутатлары, башкарма хакимият органнары вәкилләре керә.

Тышкы муниципаль финанс тикшерүен урында тормышка ашыру максатында Тикшерү-хисап палатасы тарафыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре белән авыл бюджетыннан муниципаль район бюджетына бюджетара трансфертлар бирүне күздә тотучы вәкаләтләр бирү турында килешү төзелгән.

Үз чиратында, ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы һәм ТР Тикшерү-хисап органнары советы эшчәнлеге мисалында Татарстанда дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе системасы ның ничек төзелгәнлеге турында сөйләде.

Кунаклар өчен ТР Хисап палатасын презентацияләү үткәрелде. Шул ук вакытта кунаклар Татарстан тикшерү-хисап органының тикшерү-ревизия һәм экспертиза-аналитика эшчәнлеге белән танышты.

Татарстан Хисап палатасының торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы бюджет чараларын куллануны тикшерү буенча эшчәнлеге Якутиядән килгән хезмәттәшләрдә зур кызыксыну уятты.

Эшчәнлекне тулырак өйрәнү өчен кунакларга методик һәм мәгълүмати материаллар тапшырылды.

Делегация шулай ук Казан шәһәре Тикшерү-хисап палатасында да булды.

 

ФОТО

Документлар