25.09.2013

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе утырышында ТР Прокуратурасы мөрәҗәгате буенча үткәрелгән 2012-2014 елларга Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизны кисәтү буенча Республика максатчан программасы чараларын тормышка ашыруга бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Аудитор Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, программа буенча 48 чара, шуларның 19ы – максатчан чаралар хисабына һәм 29ы – агымдагы финанслау хисабына, каралган (2012 ел нәтиҗәләре буенча 5 чара башкарылмаган).

Программаны башкаручы булып 28 учреждение тора. 2012-2013 елларда максатчан чаралар түбәндәге учреждениеләр буенча бүленгән:

“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы – 7 519,2 мең сум;

ТР Юстиция министрлыгы – 6 621,8 мең сум;

ТР Фәннәр академиясе – 5 734,7 мең сум;

ТР Мәдәният министрлыгы – 4 384 мең сум;

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы – 1 360,9 мең сум;

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы – 1 300 мең сум.

Ел ярым эчендә кулланылган максатчан чаралар күләме – 14 883,7 мең сум, кире кайтарылган калдык 344 мең сум тәшкил итте.

Тикшерү чарасы барышында максатчан чараларны алучылар барысы да тикшерелде, финанс бозулар ачыкланмады.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча мәгълүмат Татарстан Республикасында Терроризмга каршы комиссиягә җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына юллана.

 

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

ФОТО

 

Документлар