25.09.2013

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе 2011-2013 елларда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә һәм агросәнәгать комплексы оешмаларына дәүләт ярдәме буларак бүлеп бирелгән бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Тикшерү чаралары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге белән берлектә тормышка ашырылды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында һәм Биектау, Яшел Үзән, Арча, Кукмара, Балтач, Апас, Нурлат, Аксубай, Кайбыч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча гаилә терлекчелек фермаларын төзү (реконструкцияләү) буенча авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр алу, бухгалтерлык исәбен алып бару тәртибе шартларын үтәмәүнең аерым фактлары ачыкланды.

Министрның беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов үз хисабында ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләр буенча эшнең министрлык тарафыннан тикшерү барышында ук оештырылганлыгын билгеләп үтте. Гидротехник корылмаларның төзү һәм реконструкцияләү тәмамланган объектларны  эксплуатацияләүче оешмалар балансына күчерү өчен Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына мәгълүмат җибәрелде.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Хисап палатасы Күрсәтмәсе җибәрелде. Материаллар Татарстан Республикасы Прокуратурасына юллана.

 

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

ФОТО

Документлар