25.09.2013

25 сентябрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендә узган Хисап палатасы Коллегия утырышында 2011-2012 елларга һәм 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен Биектау муниципаль районына бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны, җирле бюджет үтәлешенең аерым мәсьәләләрен тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Утырышны ачып, А.Демидов РФ Бюджет кодексына кертелгән үзгәрешләрнең (финанс тикшерүе турында яңа бүлек барлыкка килде) Хисап палатасы вәкаләтләрен киңәйтүен һәм тәгаенләнүен билгеләп үтте. Хәзер бюджет финанславы күп очракта дәүләт программалары аша тормышка ашырыла. Шуңа күрә агымдагы елда ТР Хисап палатасы экспертиза-аналитика эшенә, аерым алганда, Татарстан Республикасы дәүләт программалары проектларына экспертиза ясауга аерым игътибар бирә. Бүгенге көндә республика Хөкүмәте тарафыннан Хисап палатасына 19 программа проекты җибәрелде, шуларның 17сенә экспертиза үткәрелде. Хисап палатасы тәкъдимнәренең төп өлеше кабул ителде.

Чираттагы тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча фикер алышкан вакытта Коллегия әгъзалары, тулаем алганда,  Биектау районы икътисадының уңай динамикага ия үсешен билгеләп үтте. Мисал өчен, 2010 елдан район икътисадына инвестицияләр күләме якынча ике мәртәбә арткан һәм 1,84 млрд. сум тәшкил итте. Зур инвестицион проектлар тормышка ашырыла. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 242 дән 197 кешегә калган.

Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, бозу һәм җитешсезлекләрнең гомуми күләме 57,1 млн. сум тәшкил итте. Шуларның яртысыннан артыгы (23,6 млн. сум) бухгалтерлык исәбен алып барудагы бозуларга туры килә. 

Тикшерү барышында капиталь ремонт буенча чынлыкта башкарылмаган эшләр өчен түләү очраклары ачыкланды. Мисал өчен, подрядчы “Риосат-Строй” ҖЧҖ Бөреле авылы мәдәният сараен капиталь ремонтлау вакытында эш күләмен арттырган. Ревизорлар таләп итүе буенча район бюджетына подрядчы тарафыннан чынлыкта башкарылмаган өчен алынган 852 мең сум акча кире кайтарылган һәм спорт залында бизәкләү эшләре үткәрелгән.

Чынлыкта башкарылмаган эш күләме өчен түләү фактлары капиталь ремонтлауның 19 объекты буенча гомуми бәясе 2,3 млн. сум күләмендә ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча подрядчылар тарафыннан район бюджетына 1,2 млн. сум акча кире кайтарылган, 1,1 млн. сумлык өстәмә эш башкарылган.

Моннан тыш, 11 күпфатирлы йортның түбәсенә капиталь ремонт үткәрү нәтиҗәләре буенча чынлыкта башкарылмаган төзелеш-монтажлау эшләре өчен гомуми күләме 796 мең сумлык акча түләнгән.

Тикшерүләр тарафыннан гомуми күләме 8,3 млн. сумлык район бюджеты чараларын нәтиҗәсез куллану ачыкланган. Әлеге бозуларның гомуми күләме энергия ресурсларын рациональ сарыф итмәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Энергия куллануда тар урыннарны һәм резервларны ачыклау өчен аерым учреждениеләрдә оештырылган энергия тикшерүе формаль рәвештә уздырылганлыгы ачыкланды: күп кенә энергия тикшерүләре нәтиҗәләре исәп-хисаплар белән расланмаган (энергия паспортларына хисаплау-аңлатма язулары юк). Энергия аудиторлары күп кенә учреждениеләргә бармаган, урында тикшерүләр уздырмаган. Шулай итеп, районның 27 белем бирү учреждениесе энергия паспортында (энергия аудиторы – “Форс” ҖЧҖ) энергия тикшерүенең төп нәтиҗәләре (нәтиҗәлелек күрсәткечләре) юк. “Форс” ҖЧҖнә энергия тикшерүләре уздырган өчен түләнгән җирле бюджет чаралары күләме 228 мең сум тәшкил итте.

Муниципаль заказны урнаштырганда һәм башкарганда барлыкка килгән бозулар 3,94 млн. сум тәшкил итә.

Шулай ук ревизорлар тарафыннан Дачное авылында авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган җирләрнең 2012 елның мартында уздырылган аукцион нәтиҗәләре буенча шәхси затларга арендага бирелгән 52 кишәрлекнең максаттан тыш куллану факты ачыкланды. Гомуми мәйданы 11,2 га булган кишәрлекләр авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен кулланылмый, кайберләрендә төзелеш материаллары саклана.

Коллегия утырышы барышында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзенең чыгышында Хисап палатасы тикшерүе нәтиҗәләренең район башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында каралуын, бозулар җибәргән затларга кисәтү ясалу һәм алга таба мондый бозулар җибәрмәү буенча эш алып барылачагы турында хәбәр итте. Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча барлык бозуларның 80%ка якыны юкка чыгарылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Биектау муниципаль районы Башлыгына Күрсәтмә юлларга карар кылынды. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча Идарәсенә җибәрелә.

 

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

ФОТО

Документлар