22.09.2013

22 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан уздырылган традицион

Спортчылар, мәктәп укучылары, студентлар, предприятие хезмәткәрләре, дәүләт эшлеклеләрен берләштергән әлеге зур масштаблы бәйрәмдә республика башкаласы күп еллар дәвамында катнашып килә. Быел да Казан стартка кече яшьтәгеләрне дә, олыларны да чыгарган 79 Россия шәһәренең берсе булды. Спорт чарасы яңа мәйданда – Kazan-Arena стадионы территориясендә узды. Традиция буенча быел да гаилә командалары, спорт ветераннары өчен старт ясалды, шулай ук VIP-йөгерү һәм массакүләм йөгерү оештырылды. Велосипедчылар стартка өченче мәртәбә чыкты. Яшь һәм физик әзерлекләренә бәйле рәвештә катнашучыларга берничә йөз метрдан башлап берничә километрлы юлдан йөгерергә мөмкин булды.

ФОТО

Документлар