10.09.2013

6 сентябрьдә ТР Хөкүмәт йортында Сергей Степашин җитәкчелегендә Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру, әзерләү һәм үткәрүгә юнәлдерелгән бюджет чараларын тотуны тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия Хисап палатасы һәм Татарстан Хисап палатасы коллегияләренең уртак утырышы узды.

Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Спорт министры Виталий Мутко, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, республиканың министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Утырышны ачып, Сергей Степашин Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан үткәрелгән чараларның Казан Универсиадасын Бөтендөнья студентлар уеннарын уздыру тарихында иң масштаблы итәргә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. Универсиада үткәргән чорда Россия Федерациясендә беренче мәртәбә ярышта катнашучылар өчен илгә визасыз керү мөмкинлеге тудырылды. Казанда хәзерге замандагы иң уникаль, шул исәптән спорт инфраструктурасы төзелде. Бу спортның җәйге төрләрен үстерү өчен база булып торачак. 36 яңа спорт объекты төзелде, 13 объект, шул исәптән Сергей Степашин фикеренчә, дөнья стандартларына туры килә торган хәзерге заман диагностикалау җиһазлары белән тәэмин ителгән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, реконструкцияләнгән һәм капиталь рәвештә ремонтланган. 

РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов Универсиаданы әзерләүгә бүлеп бирелгән федераль чараларны куллануны комплекслы тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Ул Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан Универсиада объектларын төзүне финанслауда катнашу шартларында субсидия сыйфатында күчкән чараларның тулы күләмдә үзләштерелгәнен билгеләп үтте.

С.Агапцов сүзләренчә, халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларын уздыру өчен, шул исәптән 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек вакытында, кулланылачак спорт объектларын һәм комплексларын төзүгә чыгымнарны оптимизацияләү максатында Универсиада объектларын төзү тәҗрибәсен һәм эшләп чыгарылган потенциалны истә тоту мөһим.

Без Татарстанда башкарылган эшне күрәбез, – дип билгеләп үтте РФ Хисап палатасы башлыгы. – Республика җитәкчелеге кисәтүләргә оператив рәвештә игътибар итте һәм кыска вакыт эчендә аларны юкка чыгарды, бу РФ Хисап палатасы, ТР Хисап палатасы һәм, гомумән алганда, дәүләт хакимияте органнары белгечләренең үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеге турында сөйли.

Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрүнең иминлеген тәэмин итү буенча чараларга юнәлдерелгән федераль бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында РФ Хисап палатасы аудиторы Александр Жданьков сөйләде.

РФ Хисап палатасы аудиторы Александр Филипенко үз чыгышында Татарстан мисалында масштаблы чараларны үткәрүгә әзерлек барышында бер үк вакытта мөһим булган көндәлек, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы мәсьәләләрне чишәргә мөмкин булуын билгеләп үтте.

Финанслауда катнашу программасы буенча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән чараларны тикшерү нәтиҗәләре турында ТР Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев сөйләде.

Утырышта шулай ук Хисап палатасы аппараты Җитәкчесе Сергей Шахрай, Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, «2013 елдагы Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов чыгыш ясады.

Уртак утырыш барышында чыгыш ясап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья җәйге универсиаданы Казанда уздыру Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән мөмкин булды дип белдерде. ТР Президенты конструктив эшчәнлекләре өчен Россия Федерациясе Хисап палатасы җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. «Универсиада безнең өчен яхшы мәктәп булды, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Әлеге чарага әзерләнгәндә һәм аны үткәргән чакта без зур юл уздык һәм хәзер Татарстан яңа масштаблы проектларны тормышка ашырырга әзер. Без җаваплылыкны аңлыйбыз, – диде ул. – Универсиада объектларының барысы да максималь рәвештә кулланылачак дип ышандыра алам».

Россия Хисап палатасы һәм Татарстан Хисап палатасы коллегияләренең уртак утырышы нәтиҗәсе булган мәгълүмати хатларны – Россия Президентына, РФ Спорт министрлыгына, РФ Икътисади үсеш министрлыгына, уртак тикшерү чаралары нәтиҗәләре турында хисапларны РФ Федерация Советына, РФ Дәүләт Думасына, ТР Президентына юлларга карар кылынды.

 

ФОТО http://tatarstan.ru/ сайтыннаа

Документлар