31.08.2013

31 августта Алексеевск районының “Забота” (“Кайгырту”) социаль приютында “Исәнме, мәктәп!” дип аталган бәйрәм узды.

Хисап палатасы хезмәткәрләре чираттыга мәртәбә “Кайгырту” социаль приютына барып, балаларны Белем көне бәйрәме белән котлады.

Әлеге традиция Хисап палатасы Рәисе Алексей Иванович Демидов тарафыннан Хисап палатасы оештырылуның беренче көннәрендә үк гамәлгә кертелде. Беренче сыйныфка укырга керүчеләргә һәм мәктәп яшендәге барлык балага бүләкләр тапшырылды.

Сабыйлар исә рәхәтләнеп театральләштерелгән тамашада һәм спорт ярышларында катнашты.

Бәйрәм зур торт белән чәй эчкәннән соң тәмамланды.

 

ФОТО

Документлар