28.08.2013

28 августта Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2010-2012 елларда Россия Федерациясе гражданнарына бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре Программасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән дәүләт чараларын куллануга нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре каралды.

Республика Хисап палатасы Россия Федерациясе Хисап палатасы белән берлектә Россия Федерациясе гражданнарына бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән дәүләт чараларын куллануга нәтиҗәлелек аудиты үткәрде.

Программада медицина ярдәмен күрсәтү төрләре һәм шартлары, медицина ярдәме күләме берәмлегенә финанс чыгымнары нормативлары, финанс тәэмин ителешнең кеше башына тия торган нормативлары билгеләнгән.

Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов билгеләп үткәнчә, күләмле аналитик эш башкарылды, шуңа аның нәтиҗәләрен ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен максималь дәрәҗәдә кулланырга кирәк. “Нәтиҗәлелек аудиты йомгаклары буенча әзерләнгән Хисап палатасы тәкъдимнәре конкрет идарә карарлары каубл итү өчен нигез булып торыр дип ышанабыз”, – диде ул.

Тикшерү җитәкчесе Илнур Мөбарәков Дәүләт гарантияләре программасы буенча медицина ярдәме күләме берәмлегенә фактик финанс чыгымнары ел саен ярдәмнең барлык төрләре буенча артканлыгын, шул ук вакытта 2011, 2012 елларда, стационар медицина ярдәме буенча күрсәткечләрдән кала, федераль нормативлар дәрәҗәсенә җитмәгәнлеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин сүзләренчә, поликлиника һәм стационарларның эшчәнлегенә аларның финанс тәэмин ителеше дәрәҗәсен истә тотып үткәрелгән анализ республика сәламәтлек саклау учреждениеләренең гомумән алганда нәтиҗәле эшләвен күрсәткән.

Дәүләт гарантияләре территориаль программасы кысаларында күрсәтелгән медицина ярдәменең һәркемгә тиешле булуы һәм сыйфатының төп критерийлары буенча 2010-2012 еллар вакытына уңай динамика билгеләп үтелде: халыкның, шул исәптән эшкә яраклы вакытта, вафат булуы, 18 һәм аннан олырак яшьтәге затларның беренче мәртәбә инвалидлык алу очрагы кимеде.

Аудит нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына Дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән дәүләт чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде.

Аудит материаллары һәм мәгълүмати хатларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына, “Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды” дәүләт учреждениесенә җибәрергә карар кылынды. Нәтиҗәлелек аудиты материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына юллана.

 

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар