28.08.2013

Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына караган һөнәри белем бирү учреждениеләренә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән аудиторлар Илнур Мөбарәков һәм Сергей Колодников чыгыш ясады. Күрелгән чаралар турында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Роберт Уразов сөйләде. Коллегия утырышында шулай ук мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов катнашты.

Тикшерү чаралары һөнәри белем бирә торган 23 учреждениедә үткәрелде.

Уку йортлары чыгарган белгечләрнең һөнәри-квалификацион төзелешенең һәм хезмәт базары ихтыяҗының җитәрлек дәрәҗәдә баланслы булмавы, автоном учреждениеләр милкен кулланганда бозулар һәм җитешсезлекләр билгеләп үтелгән.

12 учреждениедә күчемсез милекнең тузуы 70%тан артык күләм тәшкил итүе ачыкланган. Белем бирү процессын алып бару өчен биналар җитмәве билгеләп үтелгән. Укучыларның туклануын оештырганда аерым бозулар ачыкланган.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны юкка чыгаруга юнәлдерелгән гомуми күләме 37,2 млн. сумлык чаралар күрелгән.

Коллегия тикшерү чаралары нәтиҗәләре турында хисапны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәрергә карар кылды. Ачыкланган бозуларны һәм җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен Мәгариф һәм фән министрлыгына, тикшерү узган учреждениеләргә тәкъдимнәр җибәрелде.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына юллана.

 

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

 

Документлар