12.08.2013

12 августта Хисап палатасында Татарстан Республикасы Хисап палатасы Алексей Демидов һәм Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова белән очрашты.

Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесенә Хисап палатасы эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм күрсәткечләре турында мәгълүмат бирелде.

2005 елда башланган һәм хәзер дә гамәлдә булган хезмәттәшлекне истә тотып, Хисап палатасы һәм Территориаль идарә арасындагы эшчәнлек Үзара тәэсир итешү турындагы килешү нигезендә алып барыла. Уртак эш Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы эшчәнлеге кысаларында алып барыла.

Очрашу барышында башкарма хакимият органнарының эчке аудит хезмәте эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тикшерү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлекне дәвам итү кирәклеге билгеләп үтелде. Әлеге юнәлештә эш Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы тарафыннан һәрдаим алып барыла, министрлык һәм ведомстволарда ведомство эчендә финанс тикшерүе бүлекчәләре төзүгә монторинг үткәрелә. Коррупция күренешләрен кисәтүгә юнәлдерелгән Бюджет чараларын төп кулланучыларның эчке (ведомство) тикшерүе системасын оештыру буенча методик тәкъдимнәр эшләнгән һәм барлык министрлыклар һәм ведомстволарга юлланган.

Аралашу барышында ике як та киләчәктә дә ике ведомствога да карый торган һәм үзара кызыксыну уята торган мәсьәләләр буенча тәэсир итешү һәм хезмәттәшлек кирәклеге турында фикер белдерде.

 

ФОТО

 

Документлар