30.07.2013

30 июльдә Алексей Демидов җитәкчелегендә узган Хисап палатасы Коллегиясе утырышында Кайбыч муниципаль районына бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны, 2011-2012 еллар өчен җирле бюджет үтәлешенең аерым мәсьәләрен тикшерү нәтиҗәләре каралды.

 

 

Тикшерелә торган вакыт өчен районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен анализлаудан чыгып, Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов аерым күрсәткечләрнең уңай динамикасы билгеләп үтте. Мисал өчен 2012 елда тулаем территориаль продукт күләме алдагы ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә, аерым алганда, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру хисабына, 18,5%ка арткан. 2012 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 510,1 млн. сум тәшкил итте һәм 2010 ел белән чагыштырганда 2,2 мәртәбә артты. Куланга торак пунктында 60 000 тонна куәтле элеватор төзелә (инвестицияләрнең гомуми күләме – 392 млн. сум).

Тикшерү җитәкчесе Альберт Вәлиев хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында гомуми күләме 35,8 млн. сумлык җитешсезлек һәм бозулар ачыкланган. Шуларның яртысын диярлек (16,4 млн. сум) муниципаль милекне исәптә тоту һәм куллануда килеп чыккан бозулар тәшкил иткән.

Хисап белән чыгыш ясаган Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тикшерү чарасы барышында гомуми күләме 30 млн. сумлык бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрелгәнлеге турында хәбәр итте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырылган, тиешле нәтиҗәләр ясалган, бозучыларга карата дисциплинар җәза чаралары күрелгән: ике баш бухгалтерга шелтә белдерелгән, Мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесен алмаштыру турында мәсьәлә куелган.

Тикшерү материалларында шулай ук “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында” 714 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указын үтәү буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелгән 13 яңа индивидуаль торак йортларын караган чакта башкарылган эш сыйфатына карата искәрмәләр булуы билгеләп үтелгән. Алар барысы да юкка чыгарылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Ветераннар турында” федераль закон буенча федераль бюджеттан субвенцияләр күләме торакның гомуми мәйданыннан чыгып 36 кв.м күләмендә билгеләнгән булуына карамастан, төзелгән индивидуаль торак йортлар мәйданы 49-52 кв.м тәшкил иткән.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Кайбыч муниципаль районы башлыгына күрсәтмә җибәрү турында карар кабул ителде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына юллана.

 Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә

 

ФОТО

 

Документлар