30.07.2013

30 июльдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында гамәлдә булу вакыты 2013 елның июненә кадәр озайтылган “2011-2012 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү” программасын тормышка ашыру кысаларында сәламәтлек саклау тармагына заманча мәгълүмати системаларны кертү өчен бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында хисап каралды.

Программаның дәүләт ягыннан заказчысы булып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тора, чараларны башкаручы – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы. 2011-2012 елларда финанслауга 569,5 млн. сум чара бүлеп бирелгән, тикшерү вакытына республика чараларының кулланылмаган калдыгы 62,8 млн. сум тәшкил итте.

Чараларны тормышка ашыру 148 дәвалау учреждениесендә 6 юнәлеш буенча каралган булган. Ләкин, Программа һаман “оффлайн” халәтендә. Тикшерү җитәкчесе аудитор Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, 2,5 ел эчендә планлаштырылган чаралар тулы күләмдә башкарылмаган, күпчелек системалар тест режимында гына эшли.

Мисал өчен “Медицина хезмәтен күрсәтүне аерым кеше буенча исәпкә алу, электрон медицина картасын алып бару мөмкинлеге” юнәлеше буенча дәвалау учреждениеләренә 12 952 компьютер – “нечкә клиент” сатып алынган. Июль уртасына карата хәл буенча табибларның эш урынына 5 985 компьютер урнаштырылган, “ТР электрон сәламәтлек саклау тармагы” бердәм медицина мәгълүмати системасын эшләтеп җибәрү башланган.

Табибка электрон рәвештә язылу режимы 32 учреждениедә кертелгән. Сайланма тикшерү ярдәмендә ревизорлар 14 дәвалау учреждениесендәге 10 терминалның складта ятуын, 28 инфомат тоташтырылган булса да, эшләмәгәнлеген ачыклады. Терминаллар шулай ук поликлиник бүлекләре булмаган дәвалау-профилактика учреждениеләренә дә урнаштырылган. Мисал өчен Казанның 5нче номерлы шәһәр клиник һәм 2 номерле ашыгыч медицина ярдәме хастаханәләренә, Яр Чаллының инфекцион хастаханәсенә һәм ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә.

Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовның табиблар халыкны кабул итми торган хастаханәләрдәге информатларның никадәр кирәк булуы турындагы соравына министр вазыйфасын башкаручы, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин болай дип җавап бирде: республика сәламәтлек саклау министрлыгында терминаллар эшенең нәтиҗәлелеген ачыклау үткәрелгән һәм кайберләрен башка урынга күчерү турында карар кабул ителгән.

Хәзерге вакытта табибка язылу сәламәтлек саклау тармагының беренчел ярдәм күрсәтә торган 88 учреждениесе тоташтырылган системаның үзәк серверы аша тест режимында башкарыла. Язылу Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт күрсәтү порталы (www.uslugi.tatar.ru) аша мөмкин.

Электрон документ әйләнеше системасын кертү белән телемедицина мәгълүматлары белән алмашу 4 учреждениедә эшли. Тикшерү вакытына мобиль диагностика комплексы гамәлгә кертү өлешендә Биектау үзәк район хастаханәсендә һәм Казанның 18 номерлы шәһәр поликлиникасында тестлы эксплуатацияләү узды.

Программа тарафыннан тагын медицина хезмәткәрләренең бердәм регистрын, медицина учреждениеләренең электрон паспортын һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагы паспортын алып бару каралган. Тикшерү вакытына заказ урнаштыруга бәйге үткәрелде.

Урынга чыгып тикшерү Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан дәвалау учреждениеләренә бирелгән җиһазлар күп очракта бухгалтерлык хисабының тиешле исәпләрендә чагылыш тапканлыгын күрсәтте. Ә Арча, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч һәм Чистай үзәк район хастаханәләрендә гомуми бәясе 3,2 млн. сумлык алынган җиһаз хисапта чагылыш тапмаган. Монна тыш, 44 дәвалау-профилактика учреждениеләрендәге гомуми бәясе 23,6 млн. сумлык җиһаз кулланылмаган. Әлеге җиһазның аерым төрләренә гарантия вакыты 2013 елның азагында тәмамлана.

– “ТР электрон сәламәтлек саклау тармагы” дәүләт мәгълүмати системасын керткәнче җиһазның кулланылмаганлыгына бәйле рәвештә компьютер китерүченең гарантия йөкләмәсе кулланылмаганга күрә, гарантияне җиһазны эксплуатациягә керткән көннән алып бер елга озайту турында килешенде, – дип аңлатты министр вазыйфаларын башкаручы, ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров.

Гомумән алганда, программаның “туктап калу” проблемасын ул намуссыз товар китерүче – Мәскәүнең “Маэрс” фирмасының контрактны үтәмәве белән аңлатты. Аның белән килешү суд тикшерүе нәтиҗәләре буенча мартта өзелгән.

            Модернизацияләү буенча программа идеологиясе Мәскәүдә формалашкан. Биредә РФ барлык субъектларын, образлы итеп әйткәндә, “бер тарак белән тарадылар”, – дип дәвам итте Г.Вафин. – Һәм без 70% өлеше федераль бюджеттан финанслана торган программаның әсире булып калдык. Товар китерүче белән аңлашуга күп вакыт сарыф ителде. Әмма ел азагына кадәр эш җайланыр дигән өмет бар: РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү буенча Модернизацияләү программасына үзгәрешләр үзәктән барлык регионнар буенча кертеләчәк, чөнки бер регион да әлеге вакытка программа чараларын тәмамламаган.

Мәсьәлә буенча фикер алышуны тәмамлап, Хисап палатасы Рәисе сатып алынган компьютер җиһазларын максималь рәвештә нәтиҗәле куллану өчен урындагы санау челтәрләрен монтажлау һәм бердәм медицина мәгълүматлаштыру системасын кертү буенча эшләрне кыска вакыт эчендә тәмамлау кирәклеген билгеләп үтте. Һәм әлеге мәсьәләне контрольдә тотуны аудитор И.Мөбарәковка йөкләде.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча карарлар кабул итү өчен тикшерү материаллары республика Хөкүмәтенә һәм ТР Прокуратурасына юллана. Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен мәгълүмат ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелде.

 Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә

 

ФОТО

 

Документлар