11.07.2013

11 июльдә Хисап палатасы хезмәткәрләренең бер төркеме, бадминтон турнирының финал матчларына барып, Казанда уза торган Бөтендөнья җәйге Универсиаданың чиксез ритмына һәм күңелле атмосферасына күмелде.

Биш финалда бөтен Европаны бары тик Россиядән Владимир Иванов һәм Иван Созонов пары гына тәкъдим итте. Алар Канада, Малазия, Англия һәм Корея парларын җиңеп финалга чыкты. Ә соңгы көч сынашуда алар кабаттан кореялеләр Югнде Ли/Сангюн Ко пары белән очрашты. Сүз уңаеннан, көндәшләребез парлы разрядта дөнья рейтингында лидер булып тора. Әлеге рейтингта 13 урында баручы Россия дуэтына кореялеләр белән көч сынашуда аз гына уңыш җитешмәде.

Дуэтыбызның финалда гына җиңелеп, Универсиаданың көмеш медален яулавы, Владимир Иванов һәм Нина Вислованың бронзасы – Россия бадминтоны өчен зур уңыш.

ФОТО

Документлар