07.07.2013

7 июльдә Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Пол-Эрик Хейер һәм Россия бадминтон федерациясе президенты, РФ Хисап палатасы аппараты җитәкчесе Сергей Шахрай белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы бадминтон федерациясенең күзәтү советы рәисе, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Пол-Эрик Хейер һәм Сергей Шахрай Казанга Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында килде. Очрашу барышында Татарстанда һәм Россиядә бадминтон торышы һәм әлеге спорт төренең үсеш перспективалары турында фикер алышу узды. Аерым алганда, проектлар арасында Казанда Бадминтон үзәген төзү мәсьәләсе телгә алынды. 

Соңрак Пол-Эрик Хейер һәм Сергей Шахрай Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе офисында булды, шулай ук мәктәп укытучылары өчен Казан уку йортларында, Саба һәм Алексеевск муниципаль районнарында бадминтонны популярлаштыру буенча Shuttle time халыкара программасын тормышка ашыру барышы белән танышты.

ФОТО

Документлар