27.06.2013

27 июньдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Сарман муниципаль районына һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына караган уку йортлары эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән аудиторлар Азат Вәлиев һәм Сергей Колодников чыгыш ясады. Күрелгән чаралар турында хисапларны Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов һәм ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова тәкъдим итте.

Бозулар һәм җитешсезлекләрнең гомуми күләме Сарман районында – 11,5 млн. сум, Мәдәният министрлыгы учреждениеләрендә 11,2 млн. сум тәшкил итте.

Районда уздырылган тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча ачыкланган барлык бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрелгән. Ә министрлыкта әле хаталар өстендә эшләүне дәвам итү кирәк, чөнки Коллегия утырышы көнендә 3 млн. сум күләмендә чаралар гына республика бюджетына кире кайтарылган һәм ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча башка төр чаралар күрелгән иде.  И.Әюпова билгеләп үтүенчә, тиешле нәтиҗәләр  ясалган, ел азагына кадәр чишелмәгән мөлкәти мәсьәләләр Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы белән берлектә җайга салыначак.

Коллегия тикшерү чаралары нәтиҗәләре нигезендә ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен Сарман муниципаль районы башлыгына һәм Мәдәният министрлыгына күрсәтмә-тәкъдимнәр җибәрү турында карар кылды. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына юллана.

 

ФОТО

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә

 

Документлар