08.06.2013

8 июньдә, Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, Татарстан Хисап палатасы Алексеевск районындагы “Кайгырту” балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Казанга сәяхәт оештырды.

8 июньдә, Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, Татарстан Хисап палатасы Алексеевск районындагы “Кайгырту” балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Казанга сәяхәт оештырды.

Бу юлы экскурсантлар төркемен республика башкаласына беренче мәртәбә килүче балалар тәшкил итте. Шуңа күрә Җәйге Универсиада алдыннан Казан буенча сәяхәт, Зоо-ботаника бакчасына бару һәм башкаланың бер күңел ачу үзәгендә 3D-фильмын карау балалар күңелендә онытылмаслык хис-кичерешләр калдырды.

ФОТО

 

ТР Хисап палатасы матбугат хезмәте

Документлар