05.06.2013

Идел буе федераль округы бадмитончылары, 4-5 июньдә Мәскәү өлкәсенең Кратово бистәсендә узган Россия Федерациясе тикшерү-хисап органнары арасында бадминтон буенча IV Россия чемпионатында көмеш медальләр яулап, вице-чемпион исемен яулады.

Турнирда 11 команда – Ассоциациянең федераль округлардагы (үзәк федераль округ, Төньяк-Көнбатыш федераль округ, Идел буе федераль округы, Көньяк федераль округ, Урал федераль округы, Себер федераль округы, Ерак Көнчыгыш федераль округы, Төньяк Кавказ федераль округы) һәр бүлегеннән берәр, Россиянең муниципаль тикшерү-хисап органнары союзыннан, РФ Хисап палатасыннан, шулай ук Мәскәү өлкәсе Тикшерү-хисап палатасыннан катнашты. Катнашучылар саны – 85 кеше.

Татарстан Хисап палатасының биш хезмәткәре Башкортстандагы өч хезмәттәше белән Идел буе ФО җыелма командасын тәшкил итте.

Төркемләп ярышу этабында безнең җыелма команда турнир хуҗаларын, Себер, Урал, Төньяк-Көнбатыш федераль округлары командаларын бертөрле 5:0 исәбе белән бер-бер артлы җиңеп, Төньяк-Кавказ округы бадминтончыларын 3:2 исәбе белән “сындырды”.

Ярымфиналда безнекеләргә РФ Муниципаль тикшерү-хисап органнары союзы командасы бирелде. Ә чемпионатның төп кубогы өчен ярышта безнең спортчыларга Россия Федерациясе Хисап палатасыннан элеккеге оппонентлар каршы торды. Нәтиҗәдә әлеге команда Идел буе федераль округыннан килгән кунакларны 3:2 исәбе белән бирелергә мәҗбүр итте.

Өченче урынны Төньяк-Кавказ федераль округы һәм Муниципаль тикшерү-хисап органнары союзы командалары бүлеште. Чемпионат җиңүчеләренә бүләкләрне РФ Хисап палатасы Рәисе, АКСОР Рәисе Сергей Степашин тапшырды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында шулай ук Россия Бадминтон милли федерациясе президенты Сергей Шахрай, Мәскәү өлкәсенең спорт министры Олег Жолобов, Мәскәү өлкәсенең Тикшерү-хисап палатасы рәисе Александр Ходов, АКСОР вәкилләре катнашты.

Кратово бистәсендәге ел саен уза торган беренчелек быел исәп буенча дүртенче мәртәбә булды. Бадминтон буенча алдагы өч чемпионат Санкт-Петербургта, Казанда һәм Салаватта үткәрелде. Алдагы җиңүчеләр – РФ Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Башкортстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары союзы командалары.

Шуның белән бергә, Татарстан Хисап палатасы командасы иң стабиль булып тора: беренче турнирдан башлап һәр ярышта катнашып кына калмыйча, ул һәрвакыт җиңүчеләр рәтендә. Безнең активта “алтын” (2011), “бронза” (2010) һәм ике “көмеш” (2012, 2013).

Башка команда әгъзаларына командабызның 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы эмблемасы, логотибы төшерелгән футболкалары бик ошады. Шулай ук хезмәттәшләрне Казанның Универсиадага әзерләнүе турында мәгълүмат кызыксындырды.

Турнирдан кайткач, спортчыларыбыз елдан-ел лидерлыкны саклап калуның авырлашуы турында сөйләде. Уенчыларның осталык дәрәҗәсе артканнан арта бара, быел күп кенә уеннар профессионал спортчылар дәрәҗәсендә узды.

Моңа Сергей Степашин да игътибар бирде. “Быел инде дүртенче мәртәбә үткәрелә торган әлеге чемпионат үсеш алуына бик шатмын, – диде ул турнирны ябу тантанасында. – Елдан-ел уен дәрәҗәсе үсә – минем профессионал булмаган күзлегемнән чыгып караганда, сез бүген профессионаллар кебек уйнадыгыз. Минемчә, бадминтон – бик перспектив спорт төре. Төрле спорт төрен үстерү күп чыгымнар һәм тырышлык таләп итә, ләкин, күргәнемчә, бадминтонда әлеге тырышулар, башка спорт төрләре белән чагыштырганда, тизрәк җимеш бирә – нәтиҗәләрнең сизелерлек үсүе күренә, Лондондагы Олимпиадада тарихта беренче мәртәбә бронза медале алу да күп нәрсә турында сөйли. Бадминтонның шундый күтәрелеше – һәркем шөгыльләнә алырлык, кызыклы спорт төре, сәламәтлек, бигрәк тә күрү сәләте өчен файдалы. Бу, чыннан да, халык спорты”.

Сергей Шахрай шулай ук бүген Россия бадминтонының күп кенә мәсьәләләрдә алдынгы булуын билгеләп үтте: “Без дөньякүләм бадминтонына аерым мәсьәләләр буенча яңа караш тәкъдим итәбез, һәм безне европалылар да, Азия илләре дә игътибар белән тыңлый. Минем уйлавымча, ведомство бадминтонын үстерү, шул исәптән тикшерү-хисап органнарында – шундый кызыклы инициативаларның берсе. Без әлеге юл буенча баруны дәвам итәчәкбез, хәтта тикшерү-хисап органнары арасында Европа һәм дөнья чемпионатлары оештыруга кадәр барачакбыз”.

 

ФОТО

 

 

Документлар