04.06.2013

4 июньдә Казанда “Территориянең тотрыклы үсеше белән нәтиҗәле идарә итү” халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Пленар утырышта конференция катнашучылары алдында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Европа регионнары Ассамблеясының генераль сәркатибе Паскаль Герген Ассамблея эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде, территорияләр белән идарә итүнең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашу, идарә кадрларын һөнәри яктан әзерләү, регионнарның энергетик стратегиясен эшләп чыгару, әйләнә-тирәне саклау кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук инновацияон эшчәнлекне үстерүдә Татарстан тәҗрибәсен уңай бәяләде.

Аннары конференция катнашучылары 9 секциягә бүленде. Биредә яшәү сыйфатын арттыру, икътисади иминлек, регионнарның конкурентлыкка сәләтен тәэмин итү, финанс-икътисад кризисы нәтиҗәләрен йомшарту, инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру, оптималь территориаль планлаштыру, Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында икътисадны үстерүне фаразлау, кеше капиталы роле, IT-технологияләр, яшьләргә ярдәм итүнең кирәклеге, регионның табигый ресурслары потенциалын куллануның нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча актив фикер алышу узды. “Территориянең тотрыклы һәм баланслы үсеше: икътисад һәм мәдәният нисбәте” секциясендә Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев “Территориянең тотрыклы үсешен тәэмин итүдә бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит үткәрүнең роле” дип аталган доклад белән чыгыш ясады.

Соңыннан Европа регионнары Ассамблеясының генераль сәркатибе Паскаль Герген А.Вәлиевкә тантаналы рәвештә конференциядә яңгыраган иң яхшы докладларның берсе өчен тантаналы рәвештә грамота тапшырды. Доклад конференция җыентыгына кертеләчәк.

Фото http://www.gossov.tatarstan.ru/ сайтыннан.

Документлар