29.05.2013

29 майда Алексей Демидов рәислегендә узган Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2011-2012 елларда Актаныш муниципаль районына бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны, җирле бюджет үтәлешенең аерым мәсьәләләрен тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерелә торган вакыт өчен районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен анализлаудан чыгып, Коллегия әгъзалары тарафыннан үсешнең – аерым тармакларның, шулай ук гомумән тулаем  район икътисадының уңай тенденцияләре, аерым күрсәткечләрнең уңай динамикасы билгеләп үтелде. Мисал өчен, 2012 елда тулаем территориаль продукт күләме алдагы ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 9%ка арткан. Район икътисадына инвестицияләр күләме ике тапкырга арткан һәм 2,6 млрд. сум тәшкил иткән. Соңгы елларда районда авыл хуҗалыгы тармагы стабиль рәвештә үсеш алган. Рәсми теркәлгән эшсезләр саны 130дан 43 кешегә калган.

Аудитор Сергей Колодников мәгълүматлары буенча, бозу һәм җитешсезлекләрнең гомуми күләме 90,5 млн. сум тәшкил итте. Шуларның яртысыннан артыгын (53,3 млн. сум) бухгалтерлык исәбен бозу тәшкил итә. Мондый төр бозуларның иң күп өлеше район мәгариф бүлегендә ачыкланган – 30 млн. сум.

Тикшерү барышында 4,1 млн. сумлык район бюджеты чараларын максаттан тыш куллану ачыкланган. Шулай, 2010-2012 елларда район башкарма комитеты тарафыннан районның капиталь төзелеш идарәсенә соңга калган килешүләр һәм капиталь төзелеш идарәсе алдында булмаган бурыч барлыгына сылтама белән 1,4 млн. сум акча күчерелгән.

Ревизорлар тарафыннан шулай ук коммерциячел оешма – “Коммунсервис-Актаныш” ҖЧҖ балансы буенча “Азякуль” түбән су алу җайланмасыннан “Актанышбаш” югары су алу җайланмасына кадәр басымлы су йөртү җиһазын нигезсез приходлау факты ачыкланган. Объект 2011 елда эксплуатациягә кертелгән һәм район бюджетына 7 млн. сумга төшкән. Әмма аны бернинди хокук билгеләү документлары булмаган хәлдә  “Коммунсервис-Актаныш” фирмасы кулланган. Тикшерү барышында объект район башкарма хакимиятенең бухгалтерлык исәбе буенча приходланган.

Хисап палатасы тикшерү материалларында республика бюджеты чараларын нәтиҗәсез куллануның тагын бер факты билгеләп үтелә. 2009 елда районга Актаныш районы каты көнкүреш калдыклары полигонының чүп бүлү линиясен эшләп чыгару һәм монтажлауга бюджет чаралары бүлеп бирелгән. Эксплуатациягә кертелгән вакыттан алып, сорау булмау сәбәпле, полигон эшләми.

Актаныш муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фаил Камаев аңлатуы буенча, җиһаз авыл халкының чүпне аерым җыюга күнекмәве аркасында гамәлдә түгел.

Актаныш үзәк район хастаханәсендә авыруларны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүне тикшерү контракт шартларын китерелә торган продуктлар күләме өлешендә системалы рәвештә бозып үтәү нәтиҗәсендә китерүчеләр тарафыннан тикшерелә торган вакыт аралыгында хастаханәгә 8 958 кг. пешергән камыр ризыгы һәм 932 кг. җиләк-җимеш китерелмәгән. 2013 елның гыйнварь ае өчен стационарда пациентларның туклану нормаларын үтәүне анализлап, Хисап палатасы ревизорлары җиләк-җимеш белән тәэмин ителешнең нормативның 14% тәшкил итүен ачыклады.

                Чаралар кичекмәстән кабул ителде: 1 майдан ҮРХ баш табибы һәм диета буенча шәфкать туташы тарафыннан көн саен менюны кабул итү һәм раслау оештырылды, – диде Ф.Камаев.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча барлык бозуларның 94%ына якыны юкка чыгарылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Актаныш муниципаль районы Башлыгына, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә мәгълүмат җибәрергә карар кылынды. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

 

ФОТО

 

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә 

Вакыйгалар исемлегенә күчү

Документлар