29.05.2013

29 майда Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе 2011-2012 елларга ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына табигатьне саклау чараларын максатчан финанслау һәм каты көнкүреш калдыкларын юкка чыгару буенча җиһазлар урнаштыру өчен бүлеп бирелгән бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Федераль бюджеттан килгән субвенция һәм субсидия чараларын истә тотып, табигатьне саклау чаралары өчен министрлыкка 2011 елда – 620 млн. сум, 2012 елда 148,5 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге чаралар су объектларын төзекләндерүгә, атмосфера һавасын саклауга, калдыкларны юкка чыгару һәм яңадан эшкәртүгә, әйләнә-тирәлек халәтен мониторинглауга, экологик белем бирүгә һәм мәгълүмати эшчәнлеккә юнәлдерелгән.

Бозулар һәм җитешсезлекләрнең гомуми күләме якынча 74 млн. сум тәшкил итте.

Тикшерү тәмамланмаган төзелеш объектлары исәбендә ике елдан артык гомуми күләме 63,9 млн. сумлык төзелеп бетмәгән объектлар барлыгын ачыклады. Тикшерелгән чорда аларны финанслау башкарылмаган. Мәсәлән, Царицыно калкулыгы торак массивында 23 млн. сумнан артыграк бәядәге су белән тәэмин итү һәм канализация челтәре коммуналь инфраструктура объектлары чынбарлыкта “Водоканал” МУП коммерциячел оешмасы тарафыннан хокук бирә торган документлардан башка файдаланыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча министрлык тарафыннан судка дәгъвалы иск әзерләнә. 

2007 елдан Васильево бистәсендә инженер саклау дамбасын төзекләндерү буенча 11,9 млн. сумлык эшләр тәмамланмаган. Тикшерү вакытына объект кулланылышка кертелмәгән.  Яр ныгыту эшләрен вакытында үткәрмәү сәбәпле, алдагы эшләр өстәмә финанслау таләп итәчәк. Министрлык тарафыннан әлеге эшләрне “Су хуҗалыгы комплексын үстерү” республика максатчан программасы кысаларында тормышка ашыру каралган.

Төзелеп бетмәгән объектлар исемлегендә шулай ук Кайбыч район үзәгендәге бәясе 3 млн. сум тирәсе булган каты көнкүреш калдыклары полигоны да бар. Әмма урынга чыгу вакытында ревизорлар документлар буенча куллынылышка кертелмәгән полигонның эшләвен, чүпне бирегә китерү башкарылуын ачыклады.

                Тикшерү чаралары нәтиҗәләре районнарда чүпне аерым җыю буенча проектның бер урында туктап торуын күрсәтә. Шуңа күрә якын арада без барлык каты көнкүреш калдыклары полигоннарын яңадан тикшерәчәкбез, – дип билгеләп үтте Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры вазыйфасын башкаручы Рөстәм Камаловка әлеге тикшерүне бергә уздырырга тәкъдим ясады.

                Хисап палатасы тикшерүләре һәрвакыт объектив, – дип ассызыклады Р.Камалов. – Чыннан да, чүпне төрләргә бүлү бүгенге көндә Казанда һәм Яр Чаллыда гына башкарыла. Ләкин хәл үзгәрә, республикага эре инвестор килә һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннарын урнаштыру логистикасын яңадан карап чыгарга кирәк булачак.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча министрлык тарафыннан 54,3 млн. сумлык бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрелде.

Тикшерү йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына Хисап палатасы Күрсәтмәсе җибәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә юлланды. Шулай ук материаллар Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

 

 ФОТО

 

Тулырак “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә 

Вакыйгалар исемлегенә күчү

Документлар