20.05.2013

19-20 майда Санкт-Петербургта Россия Федерациясе Муниципаль тикшерү-хисап органнары берләшмәсенең XII Конференциясе узды.

Татарстан Республикасыннан биредә ТР Тикшерү-хисап органнары Советы Рәисе Алексей Демидов җитәкчелегендәге делегация катнашты.

Гомуми җыелыш МТХО берләшмәсе рәисе, РФ Хисап палатасы аудиторы Владимир Катренко тарафыннан тәкъдим ителгән 2012 ел өчен МТХО берләшмәсе эше турында Хисапны раслады.

Конференциядә Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин чыгыш ясады. Икътисади иминлеккә куркыныч янауның төп сәбәпләре региональ характерда һәм регионнарның социаль-икътисади үсешенең тигезсезлегендә чагылыш таба. “Нәкъ менә шуңа күрә бүгенге көндә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бюджетара мөнәсәбәтләрнең төп механизмын камилләштерү – хакимиятнең төрле дәрәҗәләре арасында вәкаләтләрне чикләү һәм һәрберсе артыннан тиешле керем чыганагын беркетү буенча уртак тырышлык бигрәк тә кирәк”, – дип ассызыклады Сергей Степашин.

Системаның бүгенге көндә регионнар һәм муниципалитетлар алдында торган төп проблемалары турында сөйләгәндә, Хисап палатасы башлыгы торак-коммуналь комплексын үстерү һәм реформалаштыру кебек кискен мәсьәләгә аерым тукталды. ТКХ өлкәсендәге бәя ясалуга кагыла торган мәсьәләгә аерым игътибар бирелде.

Соңгы берничә ел дәвамында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең, инфляция белән чагыштырганда, артуын истә тотып (2012 елда еллык инфляция 6,6% булган вакытта – 9,4%), шулай ук бу өлкәдәге чыгымнарны төзегәндә үтәкүренмәлелеккә бәйле рәвештә, Хисап палатасы Россия Хөкүмәтенә халык өчен тарифларны өч елга туңдыру турындагы мәсьәләне карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Сергей Степашин Торак кодексына әзерләнә торган үзгәрешләрнең торак-коммуналь комплексы оешмаларын тикшерү астында булуын һәм хисаплылыгын сизелерлек арттырырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Шуның белән бергә, шулай ук ТКХ өлкәсендәге җәмәгать тикшерүе системасын үстерүнең кирәклеген билгеләп үтте.

12нче конференциядә кабул ителгән карарларның берсе – торак-коммуналь хуҗалыкны муниципаль финанс тикшерүенең өстенлекле юнәлеше итеп санау, әлеге өлкәдә тикшерү чараларын үткәрү буенча эшне дәвам итү.

МТХО берләшмәсенең гомуми җыелышы Казан шәһәре Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Илнур Нургалиевны МТХО Берләшмәсе Президиумы әгъзасы һәм муниципаль берәмлекләрнең ТКХ өлкәсендә иҗтимагый-муниципаль тикшерүгә ярдәм итү буенча Комиссиясе Рәисе итеп сайлады.

Конференция эшендә Санкт-Петербург Губернаторы Георгий Полтавченко, АКСОРның муниципаль финанс тикшерүе буенча комиссиясе рәисе Игорь Дьяченко, АКСОР җаваплы сәркатибе Николай Столяров һ.б. катнашты.

Документлар