30.04.2013

30 апрельдә Хисап палатасы Коллегиясе 2011-2012 елларда республика бюджетыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә бүлеп бирелгән чараларны куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Идарә хайваннарның, авыл хуҗалыгы, йорт хайваннарын, кошлар, балык һәм бал кортларын кертеп, йогышлы һәм башка төр авыруларын кисәтү һәм бетерү белән шөгыльләнүгә, терлекчелек продуктларының ветеринария-санитария буенча куркынычсызлыгын тәэмин итеп һәм дәүләт ветеринария күзәтчелеген, халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак авырулардан саклауны тормышка ашырып, терлекчелеккә ветеринария хезмәте күрсәтүнең региональ планнарын тормышка ашыру буенча эшли.

Идарә һәм аның ведомствосында булган учреждениеләр эшен тәэмин итү, ветеринария-санитария савыктыру буенча чараларны тормышка ашыруга тикшерү периоды эчендә республика бюджетыннан гомуми күләме 779,1 мең сум булган чаралар бүлеп бирелгән.

Аудитор Сергей Колодников мәгълүматы буенча тикшерүләр барышында 12 млн. сумлык бозулар ачыкланган.

Алты район ветеринария берләшмәләрендә 1,8 млн. сумлык лаборатория җиһазлары кулланыш тапмаган. Мәсәлән, Биектау районында 2011 елның ноябрендә кергән эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү өчен җиһазлау берләшмәдә тикшеренүләр өчен лаборатория булмау сәбәпле тик тора. Шул ук сәбәп буенча 2012 елда алынган препаратлар да кулланылмаган. “Фактлар планлаштыруның, Баш ветеринария идарәсе ягыннан бүленешнең нигезлелегенең тиешле дәрәҗәдә булмавын күрсәтә, бу эшләнмәләр, җиһазлау һәм башка матди байлыкларны рациональ бүлмәүгә һәм, нәтиҗәдә, аларны нәтиҗәсез куллануга китерә”, – диде С.Колодников.

Республиканың хайван авырулары белән көрәш буенча станциясе балансында булган ЗИЛ автомобиле базасындагы дезинфекция җайланмасы барлык тикшерү вакытында “Лениногорский кошчылык фабрикасы” ААҖ территориясендә торган. Әлеге факт документлар белән нигезләнмәгән, тикшерү чорында җайланманы куллану өчен түләү Республика станциясе хисабына кермәгән.

2008 елда Казан шәһәренең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты Казан ветеринария берләшмәсенә хезмәтләрен урнаштыру өчен мәйданы 335 кв.м булган бина тапшырган. Аны түләүсез куллануга алган көннән алып һәм 2013 елның 1 гыйнваренә кадәр – килешүне туктатканчыга кадәр – берләшмә бинага урнашмаган, ләкин тормаган бинаны җылыту буенча исәпләүләр өчен түләгән. Шулай итеп, ревизорлар фикере буенча, республика бюджетыннан берләшмәнең дәүләт бурычын үтәүне финанс яктан тәэмин итүгә бүлеп бирелгән чаралар нәтиҗәсез файдаланылган.

Тикшерү барышында шулай ук 45 район һәм шәһәр ветеринария берләшмәләренең 29-ының йогышлы авыруларны китереп чыгаручыларны куллану белән бәйле эшчәнлек алып баруга лицензияләре булмавы ачыкланды. Шуның белән бергә, тикшерү вакытында шуларның 14-е әлеге юнәлеш буенча эшләрен дәвам иттерде.

Утырышта хисап белән Баш ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов чыгыш ясады.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Коллегия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә күрсәтмә җибәрү турында карар кабул итте.

Ачыкланган лицензияләштерү тәртибен бозулар турында тиешле мәгълүмат Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелә.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.

 

ФОТО

 

Тулырак – “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә. 

Документлар