09.04.2013

9 апрельдә Татарстан Хисап палатасына Эдуард Тарасов рәислегендә Чиләбе өлкәсе Тикшерү-хисап палатасы делегациясе килде.

ТР Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары белән очрашу вакытында Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Чиләбе өлкәсе Тикшерү-хисап палатасы арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешү төзелде. Үзара тәэсир итешү турындагы документка ТХО җитәкчеләре Алексей Демидов һәм Эдуард Тарасов кул куйдылар.

Кунаклар өчен ТР Хисап палатасын презентацияләү үткәрелде, Татарстан тикшерү-хисап органының экспертиза-аналитика һәм тикшерү-ревизия эшчәнлекләрендәге төп юнәлешләр турында үз чыгышларында идарә җитәкчеләре Лариса Мансурова һәм Дамир Шамгунов сөйләде. Аудитор Сергей Колодников чыгышында республика министрлыклары тарафыннан энергетика ресурсларын кулланганда бюджет чараларын сарыф итүгә үткәрелгән өч нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре буенча гомумиләштерелгән йомгак урын алды.

Шулай ук Алексей Демидов Татарстанда дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе системасының ничек оештырылуы турында сөйләде. Тәҗрибәне төгәлрәк өйрәнү өчен чиләбелеләргә методик һәм мәгълүмати материаллар пакеты бирелде.

Эдуард Тарасов үз чыгышында Чиләбе өлкәсе Тикшерү-хисап палатасында хәзерге көндә штатында 70 хезмәткәр, тагын 200гә якын кешенең өлкә муниципаль тикшерү-хисап органнарында эшләве турында хәбәр итте. Ул шулай ук ике тикшерү-хисап органы эшчәнлеге принципларында һәм эшкә якын килү юнәлешендә шактый охшашлыклар булуын билгеләп үтте.

Шуның белән бергә, Уралдан килгән хезмәттәшләр әйтүенчә, алар Татарстан Хисап палатасы тәҗрибәсеннән күп нәрсәне үзләштерергә әзер. Мисал өчен, аларны тышкы финанс тикшерүе стандартларын эшләп чыгаруда Татарстанлылар ысулы кызыксындырырган. «Без әлеге тәҗрибәне һичшиксез үзебездә дә кулланачакбыз», – диде Э.Тарасов. Һәм, үз чиратында, чиләбелеләр тарафыннан эшләнгән Чиләбе өлкәсенең тышкы тикшерү органнары өчен хисапның бердәм формасы методикасы һәм финанс бозуларын ачыклау буенча 16 үрнәк формула турында сөйләде.

А.Демидов сүзләренчә, бюджет югалтуларына юл куймау буенча методик тәкъдимнәр игътибар белән өйрәнүне таләп итә. «Без алар турында Хисап палатасы Коллегиясендә фикер алышачакбыз һәм аннан соң Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советында тикшерергә тәкъдим итәчәкбез», – диде ул.

ФОТО

Документлар