25.03.2013

25 мартта Ростов-Донда Россия Тикшерү-хисап органнары ассоциациясенең “Дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе системасында стандартлаштыру”га багышланган 21-нче Конференциясе узды.

ТР Хисап палатасыннан әлеге чарада аудитор Азат Вәлиев һәм методология бүлеге башлыгы Игорь Вилков катнашты.

РФ Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин Конференциядә катнашучыларга РФ Федерация Советы йөкләмәсе буенча региональ ТХО белән берлектә Россия  Хисап палатасы үткәргән коммуналь хуҗалык оешмалары эшчәнлеге тармагында электр һәм җылылык энергиясенә тарифлар үзгәрүенә мониторингның төп нәтиҗәләрен  җиткерде. Ул тикшерү-хисап органнарын ТКХ тармагында тикшерүне дәвам итәргә чакырды, шулай ук Россия Президенты тарафыннан куелган бурычны – тарифлар үсешен елына 6%тан да арттырмаска кирәклеккә искә төшерде. Аерым алганда, С.Степашин РФ Хисап палатасының ил җитәкчелегенә торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны 3 елга туңдыру һәм хәлне комплекслы анализлау өчен бу вакытта гамәлдәге тарифларны куллану турында инициативасы барлыгы турында белдерде. 

С.Степашин шулай ук “Россия Федерациясе Хисап палатасы турында” Федераль законның яңа редакциясе гамәлгә кергәннән соң РФ субъектлары тикшерү-хисап органнары турындагы региональ законнарга да төзәтмәләр кертү кирәклеген билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, Татарстан Хисап палатасы тәҗрибәсе Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе буенча Ведомствоара координацияләү советы кысаларында тормышка ашырыла торган республика финанс тикшерүе органнары эшчәнлеген координацияләүнең яхшы мисалы булып торачак.

Татарстан Республикасы Хисап палатасының уңай тәҗрибәсе турында шулай ук үз чыгышларында АКСОР җаваплы сәркатибе Николай Столяров, РФ Хисап палатасының Системалы анализ дәүләт фәнни-тикшеренү институты директоры Юлия Крохина, Ростов өлкәсе Тикшерү-хисап палатасы рәисе Валерий Хрипун, Ульян өлкәсе Хисап палатасы рәисе Игорь Егоров билгеләп үтте.

 ФОТО

 

Документлар