01.03.2013

1 мартта Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе 2011-2012 елларда махсуслашкан (наркологик) медицина ярдәме күрсәтү өчен бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре турында аудитор Илнур Мөбәрәков сөйләде. Ул Республика наркология диспансерындагы медицина җиһазларының дәвалау-диагностикалау процессы ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндермәвен билгеләп үтте. Мәсәлән, 100% тузган хәлдәге рентген аппаратлары 25 елдан артык кулланыла. Ә аларны куллануның норма вакыты – 7 ел. Бухгалтерлык исәбе мәгълүматлары буенча, диспансер буенча барлык җиһазларның тузуы 49% тәшкил итә. Тикшерү барышында 4,5 млн. сумлык төзексез хәлдә булган медицина җиһазы барлыгы ачыкланды. Шул ук вакытта әлеге җиһазның бер өлеше инде ике елдан артык эшләми.

Стационар дәвалау узган авырулар өчен аерым ризыкларны арттырылган бәядән китерү яки гомумән китермәү фактлары ачыкланды. 2011 елның 11 ае өчен әзер ризык өчен фактик бәяләрне контрактта билгеләнгән бәяләргә карата арттыру 1 млн. сумнан артып китә. Һәм, Коллегия утырышында чыгыш ясаган «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры» ССДАУ баш табибы Фәрит Фәттахов сүзләренчә, китерүчегә – Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаментына әлеге чараларны кайтару турында таләп белән рекламацион хат юлланган.

Ачыкланган бозуларның гомуми күләме 6,1 млн. сум тәшкил итә. Бозуларны юкка чыгару буенча 4,8 млн. сумлык чаралар күрелде.

Коллегия утырышында Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин катнашты.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Республика наркология диспансерына ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрү һәм киләчәктә бюджет законнарын бозуны кисәтү өчен Күрсәтмә җибәрергә карар кылынды.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына юлланды.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

ФОТО

Документлар