22.02.2013

22 февральдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Россия Федерациясе Хисап палатасының Системалы анализ дәүләт фәнни-тикшеренү институты арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.

Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм Системалы анализ ДФТИ директоры Юлия Крохина кул куйган килешү мәгълүмати һәм методик материаллар белән алмашу, уртак киңәшмәләр һәм форумнар уздыру, дәүләт финанс тикшерүе өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча уртак проектларны тормышка ашыруны күздә тота.

Документка кул Юлия Крохина катнашында узган ТР Хисап палатасы тарафыннан оештырылган “Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә милли ресурсларны куллануга стратегик аудит” дип аталган фәнни-гамәли конференциясе барышында куелды.

Документлар