16.02.2013

16 февральдә Чистай шәһәрендә Бадминтон буенча Чистай муниципаль районының ачык беренчелеге узды. Әлеге чарада республика муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары, башкарма хакимиятнең дәүләт органнары территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре көч сынашты. Ярышларда чыгыш ясарга Татарстан Республикасы Хисап палатасы командасы да чакырылды. Турнирда командалар ярышты. Һәр очрашу ир-атлар арасында ялгыз уйнау категориясендә ике уен һәм хатын-кызлар арасында ялгыз уйнау категориясендә бер уеннан торды.

Составына Вилков Игорь, Максимов Дмитрий һәм Липужина Мария кергән командабыз һәр очрашуда уңышлы чыгыш ясады. Һәм 3:0 исәбе белән ярышларның җиңүчесе итеп танылды. Икенче урынга – Чистай муниципаль районы, өченче урынга Саба муниципаль районы командалары лаек булды.

Әлеге турнир нәтиҗәләре буенча шуны әйтергә кирәк – республика буенча бадминтонга карата кызыксыну арта. Бу сүзләрне әлеге чарага килгән катнашучылар саны гына түгел, ә тамашачылар һәм җирле ММЧның кызыксынуы да раслый. Беренчелекне тантаналы рәвештә Чистай муниципаль районы башлыгы И.Т.Әхмәтҗанов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты Рәисе В.Н.Липужина (бадминтонны бик күптәннән яратучы ханым) ачты.

Командабызга – спорт мәйданчыкларында алга таба да җиңүләр, ә Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләрне әлеге кызыклы һәм файдалы спорт төренә тарту эшендә уңышлар телибез!

Документлар