13.02.2013

13 февральдә Казанда «РФ субъектларында коррупциягә каршы торуның хокукый һәм институциональ нигезләрен камилләштерү: проблемалар һәм аларны чишү ысуллары» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциянең пленар утырышында РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. ТР Хисап палатасыннан конференциядә Рәис Алексей Демидов, аудиторлар Азат Вәлиев, Сергей Колодников, Илнур Мөбәрәков тәкъдим итте.

Үзенең кереш сүзендә Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коррупциягә  кисәтү һәм аңа каршы тору, аерым алганда, – балалар һәм яшьләр арасында мәгълүмати һәм тәрбияви  юнәлештә алып барыла торган эш, шулай ук коррупция белән көрәшү буенча барлык гамәлләрнең үтәкүренмәлелеген тәэмин итү турында сөйләде.

Валентина Матвиенко Россиядә коррупция белән көрәшнең системага салынуын, принципиаль һәм эзлекле характер алуын  билгеләп үтте. Коррупциягә каршы көрәш буенча хәзерге заман дөньякүләм стандартларга җавап биргән законнар төзелгән, федераль һәм региональ дәрәҗәдә кирәкле булган барлык норматив актлар, шул исәптән коррупциягә каршы тору турында база федераль законы кабул ителгән, 2012-2015 елларга тиешле милли план эшләнгән.

Федерация Совет спикеры фикеренчә, коррупциягә каршы тору тармагында регионнарның потенциалы шактый көчле, чөнки билгеләнгән эшнең күп өлеше нәкъ менә региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә башкарыла. Ул Татарстан тәҗрибәсен аерым билгеләп үтте – регионнар арасында беренчеләрдән булып республика, муниципаль һәм ведомстволар дәрәҗәсендә коррупциягә каршы тору механизмын эшләп чыгару турында сөйләп үтте. «Татарстан тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә югары бәяләнде һәм регионнарда киң таралды», – дип ассызыклады Валентина Матвиенко.

Әлеге мәсьәлә буенча ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт Идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов тулырак сөйләде.

Конференциянең йомгаклау материалларына шулай ук ТР Хисап  палатасы Рәсе Алексей Демидов чыгышы да керде. Чыгыш финанс-бюджет өлкәсендә тикшерүләр үткәргәндә һәм йомгакларын тормышка ашырганда үзара хезмәттәшлекне оештыруга багышланган иде.

Конференциядә катнашучылар, алар арасында – галимнәр, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Россиянең 33 регионыннан, шулай ук Казахстаннан килгән хокук өлкәсендә эшләүче белгечләр РФ субъектларының кайберләре, шул исәптән Татарстан тәҗрибәсе мисалында коррупциягә каршы тору һәм коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты. Чара видеоконференция режимында барганга күрә ТР барлык муниципаль берәмлекләренең вәкилләре дә шулай ук аның катнашучылары булды.

Эш азагында конференциядә катнашучылар йомгаклау резолюциясе кабул итте. Аерым алганда, аның бер тәкъдиме буенча коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыруга Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнарын һәм сайлау комиссияләрен җәлеп итү кирәклеген күздә тота. 

 

(фото www.prav.tatarstan.ru сайтыннан)

Документлар