31.01.2013

31 гыйнварда дүртенче чакырылыш республика Дәүләт Советының XXXVII утырышында 2012 елдагы эшчәнлек турында хисап белән Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

Традиция буенча тышкы финанс тикшерүе республика органы эшчәнлеге турында еллык документны Дәүләт Советы сессиясендә карау алдыннан депутатлар Хисап палатасы Хисабын Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында тикшерде.

Хисап палатасы Рәисенең Дәүләт Советына тәкъдим ителгән докладында һәм аны озатып барган виделфильмда куелган бурычларны үтәү кысаларында 2012 елда тормышка ашырылган тикшерү һәм эспертиза-аналитика эшенең төп нәтиҗәләре чагылдырылды, эшчәнлекнең төп юнәлешләре, үзара тәэсир итешү формалары һәм методлары билгеләп үтелде.

Алексей Демидов билгеләп үткәнчә, Хисап палатасы тарафыннан финанс-бюджет өлкәсендә коррупция куркынычын ачыклау буенча системалы һәм максатчан эш алып барыла. Палата белгечләре Татарстан Республика Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсе тарафыннан үткәрелә торган комплекслы тикшерү чараларында актив катнаша.

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан куелган тикшерү органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру бурычын тормышка ашыруга аерым игътибар бирелде.

2012 елда Хисап палатасы тарафыннан тикшерелгән чаралар күләме 112,9 млрд. сум тәшкил итте, 3 044 млн. сумлык бозулар ачыкланды, барлык дәрәҗә бюджетларга 2 530 млн. сум күләмендә чара кире торгызылды һәм ачыкланган бозулар буенча чаралар күрелде. Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча дисциплинар җаваплылыкка – 104 вазыйфаи зат, административ җаваплылыкка – 3 юридик һәм 10 вазыйфаи зат тартылды. 4 җинаять эше кузгатылды.

2013 елда, А.Демидов сүзләренчә, социаль яктан мөһим юнәлешләр буенча бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит үткәрү, дәүләт милке белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген тикшерүне тормышка ашыру дәвам итәчәк. Республика һәм ведомство максатчан программаларын тормышка ашыруны тикшерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Чыгышын тәмамлап, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе депутатлар – Л.И.Иванов, А.Л.Бикмуллин, М.А.Гайнуллов, Х.Г.Миргалимов, Ф.З.Мостафина, Н.Н.Рыбушкин, А.Ш.Фәхретдинов сорауларына җавап бирде.

 

* * *

 

2012 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында Хисап буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында ясалган ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов чыгышыннан өземтәләр

 

Игътибарыгызга 2012 елда Хисап палатасы эшчәнлеге турында Хисап тәкъдим ителде.

Биредә тикшерү һәм экспертиза-аналитика эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре чагылыш тапты.

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан тикшерү органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру бурычы куелды. Моңа бәйле рәвештә Хисап палатасы тикшерү эшчәнлеген планлаштыруга, тикшерү йомгакларын тормышка ашыруга аерым игътибар бирде.

2012 елда гомуми күләме 3 млрд. 44 млн. сумлык бозулар ачыкланды, барлык дәрәҗә бюджетларга 2 млрд. 530 млн. сумлык чаралар торгызылды һәм ачыкланган бозулар буенча чаралар күрелде.

Тикшерү чаралары йомгаклары буенча дисциплинар җаваплылыкка –  104 вазыйфаи зат, административ җаваплылыкка 3 юридик һәм 10 вазыйфаи зат тартылды. 4 җинаять эше кузгатылды.

Республиканың Дәүләт Советы комитетлары, Министрлар Кабинеты, Прокуратурасы белән үзара хезмәттәшлекнең  файдалы булуын билгеләп үтәсе килә. Мондый хезмәттәшлек эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.

 

Хөрмәтле депутатлар!

 

Видеоматериал карауны истә тотып, хисап елында безнең эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында кыскача гына сөйләп китәргә рөхсәт итегез.

Беренче юнәлеш – дәүләт чараларын куллануга нәтиҗәлелек аудиты үткәрү.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагында үткәрелгән нәтиҗәлелек аудиты йомгаклары буенча 50дән артык тәкъдим әзерләнде.

Әлеге тикшерү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында каралды. Торак-коммуналь комплексында бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар комплексын күз алдында тотучы карар кабул ителде.

Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча Мәдәният министрлыгына караган учреждениеләрдә үткәрелгән нәтиҗәлелек аудиты барышында энергетик ресурсларны сатып алуга бюджет чыгымнарын оптимизацияләү резервлары ачыкланды. Агымдагы елның 21 гыйнварында Хөкүмәт тарафыннан мәдәният учреждениеләренең аерым тип биналары өчен энергетика ресурсларын куллану нормативларын тәгаенләштерүче карар кабул ителде.

Хисап Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты утырышында каралды, Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволарга кайбер тәкъдимнәр кабул ителде.

Быел Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына караган учреждениеләрдә энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча аудит үткәрергә планлаштырабыз.

 

Икенче юнәлеш – бюджет керемнәре белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген тикшерү.

Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән әйләнә-тирәгә негатив тәэсир иткән өчен түләү белән идарә итү нәтиҗәлелеген тикшерү нәтиҗәләре буенча Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан өстәмә рәвештә 4 086 түләүче теркәлде. Татарстан Республикасы бюджетына өстәмә 45 млн. сум чара керде.

Бюджетка дәүләт милкеннән файдаланудан килгән керемнең тулы һәм үз вакытында килүен тикшерү тарафыннан республика милке объектларын кулланган өчен түләү күләменең базар бәяләреннән сизелерлек түбән булуы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Министрлар Кабинеты тарафыннан карар кабул ителде, аның буенча аренда өчен түләү күләме милекнең базар бәясе нигезендә билгеләнә. 

 

Өченче юнәлеш – социаль яктан мөһим юнәлешләр буенча тикшерү чаралары үткәрү.

Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча балалар бакчаларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өчен бүлеп бирелгән республика бюджеты чараларын куллану тикшерелде.

Кыска гына вакыт эчендә республикада масштаблы эш алып барылды. Аның нигезендә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 3 яшьтән өлкәнрәк балаларны балалар бакчасында урын белән тәэмин итү бурычын үтәү тормышка ашырылды.

Шуның белән бергә, тикшерү чаралары барышында аерым җитешсезлекләр, шул исәптән башкарылган эшләр бәясен арттыру фактлары (гомуми күләме 2,2 млн. сумлык) ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләре турында хисап Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында каралды. Профильле министрлыкларга Хисап палатасы ачыклаган бозуларны һәм җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде.

Хисап елында шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда һәм башка социаль яктан мөһим объектларда тикшерү чаралары уздырылды.

 

Дүртенче юнәлеш – коррупциягә каршы тору чараларында катнашу.

Куелган вәкаләтләрне истә тотып, Хисап палатасы үз эшчәнлеген финанс-бюджет тармагында коррупция куркынычларын ачыклау буенча системалы һәм максатчан эш үткәрүгә юнәлдерә. Хисап палатасы белгечләре Татарстан Республика Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсе тарафыннан үткәрелә торган комплекслы тикшерү чараларында актив катнаша.

Республика тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләренең коррупциягә каршы тикшерү чараларын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча һөнәри дәрәҗәсен үстерү максатында МДУ Дәүләт аудиты югары мәктәбе профессоры Зәбир Әхмәт улы Салихов катнашында семинар үткәрелде.

Хисап палатасында коррупция буенча хокук бозуларны кисәтү буенча даими эш алып барыла.

Тикшерү чаралары үткәргән чакта инспектор составын ротацияләү башкарылды. Эш төркемнәрен төзү мәнфәгатьләр конфликтын булдырмауны истә тотып тормышка ашырылды.

 

Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы эшчәнлеге кысаларында хисап елында ведомство эчендә финанс тикшерүен көчәйтүгә аерым игътибар бирелде. Министрлык һәм ведомстволарның эчке аудит хезмәте җитәкчеләре катнашында узган Совет утырышында тикшерүнең әлеге төре мәсьәләләре һәм тикшерү чараларын үткәрүгә бердәм юллары билгеләнде.

Чыгышны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: Хисап палатасы 2013 елда социаль яктан мөһим юнәлешләр буенча бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелек аудитын дәвам итәргә, дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итүне тикшерүне тормышка ашыруна планлаштыра.

Республика һәм ведомство максатчан программаларын тормышка ашыруны тикшерүгә аерым игътибар биреләчәк.

ФОТО

Документлар