24.01.2013

25 гыйнварда Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы утырышында узган елдагы тикшерү эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм агымдагы елга чаралар планы расланды.

Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы Рәисе Алексей Демидов Совет әгъзаларын Россия Федерациясендә дәүләт тикшеүен камилләштерү мәсьәләләре буенча еллык киңәшмәсендә кабул ителгән кайбер карарлар белән таныштырды. Киңәшмә декабрьдә Мәскәүдә РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов, РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка, РФ Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин һәм РФ Президентының Тикшерү идарәсе башлыгы Константин Чуйченко катнашында узды.

Сергей Иванов тарафыннан тикшерү һәм күзәтчелек органнары алдына тикшерү нәтиҗәләре һәм алар өчен сарыф ителгән ресурслар турында ачык рәвештә хисап ясау бурычы куелды. Сергей Иванов шулай ук  тикшерү органнары эшен бәяләүче күрсәткеч билгеләргә кирәклеген ассызыклады. Әлеге күрсәткеч нигезендә үткәрелгән тикшерүләр саны түгел, ә нәтиҗә ятарга тиеш. Гражданнар һәм дәүләт мәнфәгатьләрен тәэмин итү урынына тикшерүләр санын арттыру чамадан тыш күп административ киртәләр һәм коррупциягә китерә.

РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе фикеренчә, дәүләт тикшерүе органнарының бурычы – дәүләт ихтыяҗы өчен сатып-алулар үткәргәндә коррупциянең төрле чагылышларын кисәтү, бюджет чараларын туздыруга каршы тору. Ул тикшерү органнарын бюджет чараларын максатчан куллануны тикшереп кенә калмыйча, бу өлкәдәге законнарны камилләштерү һәм норматив яктан көйләү буенча тәкъдимнәр ясарга чакырды.

А.Демидов шулай ук «Россия Федерациясе Хисап палатасы турында» Федераль  законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» федераль закон проектын беренче укылышта кабул итү турында хәбәр җиткерде. Биредә соңгы елларда бюджет процессы практикасында һәм федераль милек белән идарә итүдә булган үзгәрешләр истә тотылды.

Киләчәктә тикшерүнең төп коралы булып нәтиҗәлелек аудиты торырга тиеш. Ул планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне анализлап кына калмыйча, нәтиҗәләргә ирешергә комачаулаучы системалы сәбәпләрне юк итү буенча тәкъдимнәр эшләүне дә күз алдында тота. Закон проектында стратегик аудит, финанс аудиты, нәтиҗәлелек аудиты, контрактлы аудит төшенчәләре беркетелгән. Хисап палатасының әлеге төр аудитларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк бурычлар даирәсе киңәйтелде.

Шуннан соң А.Демидов нәтиҗәлелек күрсәткечләренең узган ел белән чагыштырганда сизелерлек яхшырганы турында сөйләде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ җаваплылыкка – 4 юридик һәм 44 физик зат, дисциплинар җаваплылыкка 383 вазыйфаи зат тартылды, шул исәптән 16 сы вазыйфасыннан азат ителде. Ачыкланган бозу фактлары буенча 97 җинаять эше кузгатылды.

Ведомствоара координацияләү советы составына керә торган органнарның үзара килешеп эшләвен тәэмин итү өчен утырышта 2013 елга тикшерү чараларының җыелма планы расланды. Аның белән катнашучыларны финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов таныштырды. 

Агымдагы елда ТР Хисап палатасы, ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе, ТР Прокуратурасы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 87 тикшерү чарасы, шул исәптән 3 нәтиҗәлелек аудиты һәм бер стратегик аудит, министрлыклар, аларга караган ведомство учреждениеләре һәм оешмаларында – 45, муниципаль берәмлекләрдә 23 тикшерү һ.б. үткәрергә планлаштырыла.

Алдагы еллардагы кебек үк, социаль һәм иҗтимагый яктан мөһим юнәлешләр буенча бюджет чыгымнарын тикшерүгә аерым игътибар биреләчәк. 2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм үткәрүгә, өстенлекле илкүләм проектларын тормышка ашыруга, гражданнарның социаль яктан якланмаган катламына дәүләт ярдәме күрсәтүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү планлаштырылды. Мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яктан яклау, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт инфраструктурасын төзү һәм реконструкцияләү һ.б. тармакларны финанс тикшерүе белән колачлау күздә тотыла.

Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе Әнәс Адыев тәкъдиме буенча Совет киләсе утырышта «ТКХ тармагында тикшерү эшчәнлеге» мәсьәләсе буенча фикер алышырга карар кылды. 

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына Юлламасында торак-коммуналь тармакта хезмәтләрнең түбән сыйфатлы булуы, халыктан дәгъва килүнең кимемәве һәм ТКХ оешмалары эшчәнлеген тикшерүне арттыру кирәклеге турында сүз алып барылды.

Ә.Адыев әйткәнчә, Россия финанс күзәтчелегенең республика идарәсе үткәргән тикшерү чаралары нәтиҗәләре ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү фонды чараларын кулланган чакта күп төрле бозулар булу турында сөйли. Үз чиратында, Хисап палатасы тарафыннан 2012 елда Татарстан Республикасының торак-коммуналь комплексын реформалаштыру һәм модернизацияләүгә юнәлдерелгән дәүләт чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан, Хисап палатасы тәкъдимнәрен истә тотып, торак-коммуналь хуҗалыкта бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар комплексын күз алдында тоткан карар кабул ителде.

Киләсе утырышта Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре катнашында Россия финанс күзәтчелеге идарәсе, Казначылык департаменты, ЭЭМ тикшерү нәтиҗәләрен, шулай ук Хисап палатасының нәтиҗәлелек аудитын һәм әлеге тәкъдимнәрне тормышка ашыру барышын карау планлаштырыла.

Утырыш азагында финанс-бюджет тармагында ачыклана торган характерлы бозулар һәм кимчелекләргә традицион еллык күзәтү әзерләргә карар кылынды. Әлеге күзәтү бозуларны кисәтү максатында республиканың барлык министрлыкларына, ведомстволарына һәм муниципаль берәмлекләренә җибәреләчәк.

ФОТО

Документлар