21.01.2013

22 гыйнварда ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты утырышында Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников 2008-2011 елларда ТР Мәдәният министрлыгы һәм аңа караган ведомство учреждениеләре тарафыыннан энергетика ресурсларын кулланганда бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады.

Парламент йөкләмәсе буенча үткәрелгән аудит, аерым алганда, җибәрелгән энергия ресурсларын җитештермәүче чыгымнар ясау һәм энергияне куллану нормативларын үтәмәү нәтиҗәсендә, министрлык һәм аңа караган ведомство учреждениеләре тарафыннан ТР бюджеты чаралары  69,1 млн. сум күләмендә күбрәк сарыф ителгән. С.Колодников әйтүенчә, бу коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 4 елда сарыф ителгән чараларның гомуми күләменнән 31,2% тәшкил итә.

ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова аудитның Хисап палатасы һәм Мәдәният министрлыгы белгечләренең тыгыз хезмәттәшлегендә узуын әйтте. «Без алынган һәр искәрмә һәм тәкъдимне истә калдырдык. Идарә итү өлешендә шуны әйтә алам, министрлык төзелешендә, хәтта хезмәткәрләр санын һәм тиешле чыгымнарны оптимизацияләү шартларында, яңа подразделение төзелде. Ул мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасы хәлен тикшерәчәк һәм энергияне саклау буенча җаваплы булачак. Хәзерге вакытта энергетик нәтиҗәлелек паспортларын төзү буенча эш тәмамланып килә», – дип билгеләп үтте И.Әюпова.

Төрле министрлыкларга караган ведомство учреждениеләрендә һәм оешмаларда энергонәтиҗәлелекне тәэмин итү барышында ачыкланган кимчелекләрне юкка чыгару буенча эшләүнең төп юнәлешләрен чарада катнашкан ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Багманов әйтте. Аның сүзләренчә, куелган бурычларны чишү өчен түбәндәгеләргә игътибар бирергә: исәпләү приборлары куярга, фасад һәм түбәләрне җылытырга, тәрәзәләрне алмаштырырга, тузган инженер челтәрләрен җитди рәвештә яңарту белән шөгыльләнергә кирәк. Шул ук вакытта ул Татарстанда энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү буенча алып барылган эшнең РФ башка субъектларын белән чагыштырганда уңай бәяләнгәнлеген ассызыклады.

– Хәзер энергия кыйбат, ә аны кайда да булса исраф итми калу кыенлаша бара. Шуңа күрә Хисап палатасына эшләнгән эше һәм сыйфатлы анализ өчен рәхмәт әйтергә кирәк, – диде сүзен йомгаклап парламент комитеты рәисе Марат Галиев.

Фикер алышулар азагында депутатлар, Хисап палатасы тәкъдим иткән хисапны истә тотып, ТР Министрлар Кабинетына, министрлыклар һәм ведомстволарга карата тәкъдимнәр кабул итте.

ФОТО

Документлар