21.01.2013

22 гыйнварда ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты утырышы узды. Биредә 2010-2012 елларда ТР шәһәр һәм районнарындагы балалар бакчаларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өчен бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү турында ТР Хисап палатасы мәгълүматы тыңланды.

Комитет рәисе Рәзил Вәлиев депутатларга тикшерү чарасының 2012 елның 16 февралендә кабул ителгән 2028-IV номерлы ТР Дәүләт Советы карары нигезендә үткәрелгәнлеген искә төшерде.

Тикшерүгә нәтиҗәләрне Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев ясады. Ул 3-7 яшьлек балаларны балалар бакчасында урын белән тәэмин итү бурычының тулаем алганда үтәлгәнлеген билгеләп үтте, 2009-2011 елларда мәктәпкәчә белем бирү йортларында урын 151 953 тән 168 748гә кадәр арткан. Ләкин хәзергә кадәр кече яшьтәге балалар өчен чират, республика шәһәрләрендә урнашкан балалар учреждениеләрендә чамадан тыш тыгызлык  мәсьәләләре актуаль булып кала.

Тикшерү барышында ачыкланган бозулар һәм тәмамланмаган эшләргә күрсәтеп, аудитор төзү һәм ремонт эшләрен башкаруны техник яктан тикшерүне көчәйтү кирәклегенә басым ясады.

Шулай ук әлеге актуаль тема буенча Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин һәм Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин чыгыш ясады. Республика программаларын уңышлы тормышка ашыру аркасында республикада мәктәпкәчә учреждениеләр белән тәэмин ителеш Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда югары дәрәҗәгә җиткәнлеге ассызыкланды. Күрсәтелгән чорда балалар бакчалары төзү һәм ремонтлауга 3,3 млрд. сумнан артык чара бүлеп бирелгән. Аерым торак пунктларында, биналарның тузган булуына бәйле рәвештә, 63 балалар бакчасын ябуга карамастан, республикада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре саны 1903тән 1926 га артты.

Фикер алышу азагында, Хисап палатасы мәгълүматын истә тотып, комитет профильле министрлыкларга Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган бозуларны һәм кимчелекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрү буенча тәкъдим ясарга карар кылды.

ФОТО

Документлар