17.01.2013

Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Росфиннадзор) Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе бер-берсенә яраклашып, ләкин җаваплылык өлкәләрен кабатламыйча һәм яхшы сыйфатлы хәзерге заман финанс тикшерүе системасын булдырып дүрт куллап эшләячәк.

17 гыйнварда Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм Росфиннадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе  Әнәс Адыев имзалаган хезмәттәшлек турындагы килешү 2005 елда төзелгән килешүнең мантыйкый дәвамы булып тора һәм ике дәүләт тикшерү органы арасында хезмәттәшлекнең  яңа этабына башлангыч бирә.              

Аерым алганда, бу документта,  тикшерү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат алмашудан тыш, бер үк объектны уртак тикшерү һәм бер як үткәрә торган тикшерү чарасында икенче якның аерым белгечләре һәм экспертларының катнашуы да карала.

Шундый ук хезмәттәшлек турында килешү бер ай элек Россия Хисап палатасы һәм Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәте арасында төзелде.

ФОТО

Документлар